ЙОМДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. йому (1, 2 мәгъ.) 2) күч. гади с. Үтерү. Алар таң алдыннан Сәфәрне йомдырып, эшен бетереп кайтырлар, син [Гайфәрә] теге көмешкәне өстәлгә куйган бул! Н.Гыйматдинова. Бәлки, әнә шул әйтергә тиешле сүз ычкынмасын дип, аны йомдырганнардыр да. Р.Мөхәммәтҗан Йомдырып кую Йомдырылган хәлгә китереп калдыру. Малайның ачык калган күз кабакларын йомдырып куйды. Р.Мулланурова |