ЙОМГА’К ЯСАУ ф. Нәтиҗә чыгару, йомгаклау; төгәл фикергә килү. Ә инде эшкә йомгак ясаганда, иң беренче чәчрәп чыгып, башкалар өстенә тәнкыйть уты яудыручы ул иде. Ф.Сафин. К.Насыйри еш кына мәкальләрне әкиятләргә йомгак ясау, мораль чыгару өчен файдалана. Х.Мәхмүтов. Төнге эшенә йомгак ясагач, Карлен шундый фикергә килде: Неделинның өйдәге телефоныннан башка тагын нинди элемтә чаралары бар икән, шуларны эзләп табарга кирәк. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә