ЙОМГАКЛА’У ф. 1. 1) Йомгакка чорнау, йомгак ясап урау 2) Бетерү, тәмамлау. – Наташа кебекләрдән башкалар да җитәрлек диюем генә ... – дип акланып, сүзен йомгаклады Матрёна Евдокимовна. З.Фәйзи. Соңыннан Мәхмүтов киңәшмәне йомгаклады. Р.Кәрами. – Укуны йомгакладым. Иртәгә китәм, – дип, бар хәлне Җәмил абыйга сөйләп бирдем. М.Гайнетдинов 3) Нәтиҗә чыгару, гомумиләштерү. Шулай итеп, йомгаклап әйткәндә, бер яманның яхшы ягы да калкып чыкты. Р.Рахмани. Йомгаклап әйткәндә, ул – колхозны, колхоз аны күтәрде. Т.Нәҗмиев 2. и. мәгъ. Йомгак (2 мәгъ.), нәтиҗә. Гадәти һәм табигый кабатланулардан соң, йомгаклау көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Ә.Бая. [Айтуганов] Барысын уйлап, үлчәп, сабыр гына итеп азактан йомгаклау сүзе белән чыкса, кем белә, бәлки, откан да булыр иде. Г.Ахунов Йомгаклап бетерү 1) Ахырына кадәр, барысын да йомгаклау 2) Йомгаклау өлешен төгәлләү Йомгаклап килү Акрынлап йомгаклау, йомгаклауга якынаю. Президиум өстәле артында Myмиев, Буриев, Еланов, Чепчугин һәм Кутлякова. Мумиев нотыгын йомгаклап килә. Т.Миңнуллин Йомгаклап кую Йомгаклаган рәвешкә китерү Йомгаклап тору Әле, хәзерге вакытта йомгаклау. Призларны тапшырып, бүләкләрне өләшеп, кичәне йомгаклап торганда, мине чакырып алдылар. Р.Хәбибуллина Йомгаклап чыгу Башыннан ахырына кадәр йомгаклау; йомгаклауга ирешү Йомгаклый төшү Бераз, берникадәр йомгаклау. Шушы хәл инде гомерне йомгаклый төшәргә, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга һәм алардан канәгатьлек тоярга вакыт җиткәч билгеле булыр дип, кем уйлаган, кемнәр генә уйлаган... Ә.Баян |