ЙОМГАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. йомгаклау (1 мәгъ.). Конкурс йомгакланып, бүләкләр тапшырганда, Фарсил аңа сабан туе бүләге – почмагына роза чәчәге чигелгән кулъяулык бирде. З.Фәйзи. Монда кыска ителеп, йомгакланып язылды. Х.Туфан 2) Йомры, шарсыман булу; шул шәкелгә килү; йомарлану (2 мәгъ.). Кар йомгаклану 3) күч. Акрынлап барлыкка килү, аз-азлап туплану, җыелу. Йомарланган йодрыкларда ачу һәм нәфрәт йомгаклана 4) күч. Тәмамлану, ахырына җитү, төгәлләнү. Надзирательләр килеп чыкмаса, эш нәрсә белән йомгакланыр иде, билгесез. Р.Кәрами. Гадәттә әңгәмә шундый сүзләр белән йомгаклана иде. Х.Хәйруллин. Әкият, гадәттәгечә, тантаналы туй белән йомгаклана. Ф.Урманче Йомгаклана башлау Йомгакланырга тотыну. Хәлимнең күңелендә юан малайга ачу йомгаклана башлый. И.Гази Йомгакланып бетү Тулысынча йомгаклану, йомгаклану процессы төгәлләнү Йомгакланып килү Эзлекле рәвештә, акрынлап йомгаклануга таба якынаю. «Гомер» дигәннәре йомгакланып килә. Г.Бәширов. Ниһаять, әкиятләр дә очланып, йомгакланып килә инде. Х.Мәхмүтов |