ЙОМГАК и. 1) Йомры җеп чорнамы. Әллә нәрсәсе чуала да куя тормышның; йомгагыннан сүтелгән җеп кебек, һич җаен табып бетерә торган түгел. Ә.Сәйфетдинов. Галя белән Миләүшә, зур йомгакны икегә аерып, җеп сүтәләр. Р.Кәрами 2) күч. Йомры, шарсыман әйбер. Карасак, каен төбенең тирән куышында, берсенә берсе уралып, тубал хәтле йомгак булып укмашып беткән исәпсез-сансыз кара елан кайнаша! Г.Бәширов 3) күч. Башкарылган эш, хезмәтнең соңгы нәтиҗәсе; берәр нәрсәнең җыеп туплаган күрсәткече. Конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда, Зөмрәднең кулын кысып котлыйсы килсә дә, Гамирның кыюлыгы җитмәде. З.Фәйзуллин. «Атлап үтмәгез, аңлатып үтегез...». Шушы фикер аның кырык елга якын сузылган фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәсе, йомгагы буларак туган дияргә була. Н.Юзиев. Кереш сүзеннән соң Василий Михайлович кыска гына итеп быелгы уку елы йомгакларына тукталды. Н.Фәттах 4) күч. Чишелергә, ачыкланырга тиешле буталчык, бәйләнешсез нәрсәләр; яшерен мәгълүмат. Әминев элек беркайчан да мондый эшләргә катнашмаган, серле йомгакларны сүтүдән ифрат ерак торган бер һөнәр иясе булганлыктан, хезмәткәренең белдеклелегенә гаҗәпләнүен яшермәде. Т.Әйди. Сер йомгагы ничек кенә төенләп чорналса да сүтелә икән ---. Күр әнә, гомеренең азагында сүтелде ул йомгак. Р.Газизов 5) күч. Уй-фикернең, гомернең һ.б.ның бару юнәлеше, агышы. Фикер йомгагы аны һаман-һаман хастаханә ятагына салган фаҗигале хәлләр ярына өстери. Т.Галиуллин. Тәгәри китте сүз йомгагым, Хәерле сәфәр! Сабыр, Каләм! Хәбәрләре кичексә әгәр. Ф.Бәширов. Ихтыярсыздан, уй йомгагы Кама суларына барып ялганды. Н.Хәсәнов ◊ Йомгак итеп 1) Йомгаклап, нәтиҗә ясап, нәтиҗә чыгарып; 2) Бөтереп, бөгәрләп. Кыйнап туйгач, йомгак итеп бәйләделәр. Р.Мөхәммәтҗан. Йомгакны башыннан сүтү Ачыкланасы нәрсәне башлангыч моменттан сөйли башлау. Моны, бәлки, тулырак итеп сөйләргә, йомгакны башыннан сүтәргә кирәктер. А.Расих. Йомгакның очы Мәсьәләнең, эшнең төбе, асылы. Әмма аннан да кирәгрәге, мөгаен, Шиһабетдиновның Каганнан ары китеп өлгермәгән хатларыдыр: йомгакның очы яки шуңа берәр ишарә менә кайда күренүе мөмкин. Т.Әйди. Йомгакның очына чыгу Мәсьәләнең, эшнең төбен, асылын белү, аңлау, төшенү. Йомгакның очын тоту к. йомгакның очына чыгу. Йомгакның очын чуалту Мәсьәләнең, эшнең төбен, асылын белгертмәү, яшереп калдыру; бутау, ялгыш юлга кертү. Йомгакның очын югалту к. йомгакның очын чуалту. Йомгакның очын яшерү к. йомгакның очын чуалту. Ярар, син монда җиткәч боргаланма, йомгак очын яшереп маташма, ачыктан-ачык сөйләшик. Н.Исәнбәт. Йомгакның очы чыгу Мәсьәләнең, эшнең төбе, асылы билгеле булу, ачыклану. Йомгакның төене к. йомгакның очы. Озерцовта – йомгакның төене. Р.Мөхәммәтҗан. Йомгакны тәгәрәтү 1) Уй-теләкне куелган максатка юнәлдерү. Йортка кергән тәкъдирдә, йомгакны кая таба тәгәрәтәсен белер иде ул. Н.Гыйматдинова; 2) Сүз юнәлешен башлап җибәрү, теманы билгеләү. Утыр янәшәмә, яшьлек дустым Рабига. Йомгакны кайсыбыз тәгәрәтеп җибәрә? Н.Гыйматдинова. Йомгакны чуалту 1) Бутап бетерү, бозу, тәртибен җибәрү. Их егетләр, йомгакны чуалтуы ансат, сүтүе кыен икән! К.Тинчурин; 2) Сүзнең очын югалту. Башта төрле сораулар биреп сүзен бүлдерделәр, аннан, бара торгач, үзе дә йомгагын чуалтты. Н.Исәнбәт. Йомгак сүтелү 1) Сер билгеле булу, буталчык нәрсәләр ачыклану. Шул боҗраланып өскә таба күтәрелгән төтенгә ияреп, уй-фикер йомгагы да сүтелә башлады. М.Хәсәнов; 2) Эзлекле рәвештә, тәртибе белән бару. Әкрен генә сүтелеп барган спектакль йомгагы актрисага Нәфисәнең холкын киңәйтеп ачып бирергә ярдәм итә. Мәдәни җомга. Йомгак тәгәрәп китү к. йомгак сүтелү. – Нәтиҗә бер, – диде әлегә кадәр сүзсез торучы өченче кунак, – телсез шаһиттан да яхшы нәрсә юк. Телгә килсә, йомгакның тәгәрәп китүе бар. Р.Мөхәммәтҗан |