ЙОМАРЛА’У ф. 1) Куллар белән уч төбендә әвәләп укмаштыру, йомры хәлгә китерү. Апуш тагы балчык йомарлый да, баш өстебездән очып барган торналарга төзәп, һавага очыра. Г.Ибраһимов. Йодрык хәтле генә итеп карны йомарлыйсың да шуны тәгәрәтеп китәсең. А.Алиш. Гамил, ике-өч сикерүдә, кызыйны яңадан куып җитте, кар йомарлап, аллы-гөлле шарфына төзәде. Г.Сабитов 2) Нәрсәне дә булса төенчеккә төрү, чорнау. [Егетләр] Чистарак киемнәрнең --- барысын бер төргәккә йомарладылар. Н.Фәттах 3) Җыерчыклар барлыкка китереп кысып тоту, бөгәрләү; бөтерү. Асия әлеге кәгазьне шундук уч төбенә кысып йомарлады. Р.Мөхәммәдиев. Аннары ул, фуражкасын йомарлап тотып, халыкка болай диде. Ә.Гаффар 4) к. йодрыклау (1 мәгъ.). Икенче арбада исерек әллә ниләр кычкырынды, бакырынды, әллә кемне тиргәде, әллә кемгә ялынды, йодрыгын йомарлап, әллә кемгә янады. Г.Исхакый. Дроздов куркуыннан куырылып килде, әмма бу халәте озакка сузылмады, тирән итеп бер сулыш алды да өстәл астында кулын йодрыкка йомарлады. З.Хөснияр 5) Нәрсәне дә булса уч эченә йомып яшерү. Акчасын кулына йомарлап сөйләгән кешенең сүзендә куәт бар. Мәкаль. Мин чаршау артыннан атылып чыктым да әтиемнең кулыннан шешәне умырып алдым, учыма йомарладым. Н.Дәүли 6) күч. Табышны, байлыкны үзе генә үзләштерү, яшереп алып калу. [Габдуллаҗан:] Юк инде, Муса әфәнде, алай үзеңә генә бөтен нәрсәне йомарлап тотмыйлар аны. К.Тинчурин 7) күч. Берәр максат белән берләшү, бер урынга җыю яки көчне, фикерне, ихтыярны туплау. Командир бөтен ихтыярны кулына йомарлаган да эндәшми. Г.Әпсәләмов Йомарлап алу Тиз генә, җәһәт кенә йомарлау. Йомарлап алсаң, учка сыярлык кына бер адәм иде ул. В.Нуруллин Йомарлап бетерү Тулысынча, барысын да йомарлау Йомарлап кую Йомарланган рәвешкә китерү. Гәрдәншакир карт ирексездән йодрыгын йомарлап куйды да, авыр уйларыннан арынырга теләгәндәй, икенче якка борылды. М.Кәбиров Йомарлап тору Йомарланган хәлдә тоту. Бер кул белән якасыннан тотып, икенче йодрыкны йомарлап тордым-тордым да, үзем дә сизмәстән, елап җибәрдем. Р.Вәлиев |