ЙОМАРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. йомарлау (1–3 мәгъ.). Байның кызы бай кебек, Өйрәнмәгән тай кебек; Ярлы кызы, җанкисәгем, Йомарланган май кебек. Ф.Бурнаш 2) Йомры хәлгә килү; йомры кисәкләргә укмашу. Кара урманга кар ява, йомарлана, бозлана. Җыр 3) Кул-аякларны җыеп, гәүдәне бөгәрләү. Маңгаена терәп ике тезен Керпе кебек йомарлана да, Күргән төшем кабатланмасмы дип, Ул күзләрен йома яңадан. Ф.Кәрим. Төнге тынлыкны уятмас өчен, койма өстеннән генә йомарланып төшәм. М.Галиев. Шул хәвефсез урынга урнашу белән, тетелеп беткән пиджагымны астыма салам, йомарланып йокларга ятам. А.Расих // Бөгәрләнү, үз-үзенә җыелу. Гыйльфанованың йомшак тезгән ялагай сүзләрен ишетүгә, Мортазин йодрык сыман кискен әсәренде, йомарланды. В.Имамов 4) Үсемлекләрдә чәчәк, яфрак бөреләре яки җимшәннән яшь җимешләр барлыкка килү. Җиләк чәчәккә йомарланган чорда үсемлекләрне --- зарарлый торган филчекләргә, яфрак коңгызына, кисмәннәргә каршы --- эремә сиптерәләр. Бакчачы, яшелчәче һәм умартачы календаре 5) күч. шигъ. Нәрсә дә булса эшләргә өлгереп җитү, җитлеккән хәлгә килү. Чәчәк атарга күңел йомарланды. М.Гафури Йомарлана башлау Йомарланырга тотыну. --- сикереп төшкән карак әүвәл таудан түбәнгә таба агач әрдәнәсе кебек тәгәрәде-тәгәрәде дә, берзаманны керпе шикелле йомарлана башлады, ә аннары инде тәгәрмәч йә булмаса йомгак рәвешен алды. В.Имамов Йомарлана бирү Йомарлануын дәвам итү Йомарлана төшү Бераз йомарлану. Бу авыр гына нәрсә такта сыман юка, дүрткел һәм озынчарак иде. Аннан соң ул бераз гына йомарлана төшкән, бер ягы шома, икенче ягы кытыршы иде. Н.Фәттах Йомарланып бетү 1) Бик нык йомарлану. Малай бияләй эченнән йомарланып беткән язулы кәгазь чыгарды. Ф.Хөсни. --- кесәсеннән йомарланып беткән унлык чыгарды. Л.Ибраһим-Вәлиди 2) Барысы да, берсе дә калмастан йомарлану. Тагын мендәрләр ишелеп төште, тагын бөтен нәрсә йомарланып бетте. Ф.Яруллин. Аның [Шәрифҗанның] өсте-башы йомарланып беткән, киеменә салам кисәкләре ябышкан, йокысызлыктан йөзе ямьсезләнгән. А.Гыйләҗев Йомарланып җитү Тулысынча йомры рәвеш алу Йомарланып калу Нинди дә булса сәбәптән, билгеле бер вакыттан соң йомарланган хәлгә килү. Бөтен тәне белән ул бер йодрыкка йомарланып калды. Н.Фәттах. «Синме бу, югалмадыңмы?» – дип, битләренә, күзләренә йотылып карыйм, ул уңайсызлана, читкә тартыла, каушый, бәләкәйләнеп, йомарланып кала. Р.Вәлиев Йомарланып килү Кинәт йомарлану. Аның [әтинең] бите һаман шул коеп куйган төсле, тик ара-тирә йә бармаклары селкенгәләп куя, йә йодрыгы йомарланып килә. Г.Бәширов Йомарланып китү Бераз йомарланган хәлгә килү Йомарланып кую к. йомарланып килү. Урын өстендә ятып калган әнисе, сабыйлары искә төшкәндә, җаны тагын да йомарланып куя Галимәнең. Борынгы Калатау итәгендә Йомарланып тору Йомарланган хәлдә булу. Аларның кәбестә шикелле йомарланып торганнары, тәлинкәгә охшап үскәннәре, хәтта люстра кебек тармакланып асылынып торганнары да бар. М.Юныс Йомарланып яту Йомарланган хәлдә вакыт үткәрү. Өйдә, йомшак түшәк өстендә, тук әрлән кебек йомарланып ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар? Ә.Фәйзи |