ЙОМАРЛАМ и. 1. 1) Йомшак яки таралучан берәр әйбернең тыгызланып йомгак сыман укмашкан кисәге. Бүген исә малайлар Хәлимне кар йомарламнары белән каршы алдылар. Г.Гобәй. Йомарламы белән ак май. А.Гыйләҗев 2) Түгәрәк, йомгак шәкелендә булган берәр нәрсә; төргәк. Әнә бит, төн карасы аша аксыл томан йомарламнары булып шәйләнгән шомырт агачлары шундый иртәнең килерен хәзердән хәбәр итә сыман. М.Маликова. Уртак мәхәббәт җимеше, каннарын кушып яралган нәни йомарламнан да кадерле, аннан да тансык, газиз нәрсә юк иде ул чакларда Гөлйөзем белән Сәеткә. Ф.Латыйфи 3) күч. Җыерылып, куырылып килгән, кечерәеп калган йомгак. «Беттем!» Бу уе шулкадәр ачык һәм төгәл иде, дәү гәүдәсе куырылып, бер йомарлам булып кына калды. «Үләм, бетәм», – дип кабатлады ул, соңгы көчен җыеп. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. 1) Түгәрәк, шарсыман. Һәр сабакның очында бер йомарлам сары кояш балкый, ап-ак таҗлары исә тасма-тасма ак нур булып ташып чыккан [ромашкалар]. Р.Низамиев 2) к. йомарлак. Ишледән базарга килүче берәүсе аңа [Бәдретдингә] әнисенең киндер чүпрәккә төреп җибәргән тары ипиен яки берәр йомарлам маен кертеп чыга торган иде. Ә.Еники. Авызын зур ачып, киерелеп, бер йомарлам һава иснәп алырга да өлгерде. Р.Мөхәммәдиев |