ЙОМАРЛАК с. 1. Йомгак сыман булып укмашкан, укмаштырылган, йомры-йомры. Ул да булмый дала буйлап йомарлак үләннәр тәгәрәшә башлый. М.Әмирханов 2. 1) и. мәгъ. к. йомарлам. Гаҗәп: минем эшем юеш көнне таудан тәгәрәгән кар йомарлагы күк үсә бара. Г.Тавлин. Борчак онын төкерек белән төкерә-төкерә юешләп, ике йомарлак ясады. Ф.Урманче 2) бот. к. дүңгәләк |