ЙОЛЫМ и. 1) иск. Крестьяннар тарафыннан алпавытка түләнә торган җир акчасы, салым. [Спартак:] Минем сезгә ике айлык хезмәтем бар. Шуның өчен, сеңлем өчен йолым хакы түләмәкче булам. Н.Исәнбәт 2) Җиңгән илнең җиңелгән илгә салган салымы; контрибуция. [Олуг Мөхәммәт] Мәскәүгә яу чаба һәм аны камап тора, мәскәүлеләрдән йолым алганнан соң, кире Сарайга кайтып китә. А.Әминов 3) Тотыкларны, әсирләрне кире кайтару өчен түләнә торган акча. Әсирлеккә төшкән гаскәр башлыгы Шереметьев мәгарә төрмәсендә егерме бер ел утырган! Анда бай әсирләрне генә тотканнар, йолым түли ала торганнарны гына. Л.Гыймадиева. --- бу орышта Василийның гаскәрләре тар-мар ителә, үзе әсир төшә. Хәер, тоткынлыкта ул озак булмый, ханга вәгъдәләр биреп, йолым түләп котыла. Б.Хәмидуллин 4) Штраф, гаепне аклый торган бәя. [Электә] Авыру нинди дә булса ялгышың, хаталарың (гөнаһың) аркасында килеп чыккан, шунлыктан авыруың да шул ялгышың өчен йолым түләвең, дип караганнар. Н.Исәнбәт. Әгәр хакимнәр гаепне җиңеләйтә торган берәр нәрсә яисә шартлар табалар икән, шул чакта гаепләнүче гөнаһны каплый ала торган йолым түләргә тиеш булган. Оҗмахка алып баручы юл |