ЙОЛЫККАЛА’У ф. 1) Төрле якларга тарткалау. Ә тыштагы буран кабинаның тәрәзәләренә, кузовка сугылып, машинаны аударырга теләгәндәй, йолыккаларга тотынды. И.Салахов. --- бармак араларыннан кырык эз сызып, кып-кызыл кан ага... – Күзеңме, күзеңме? – дип сорыйм, инәләм, йолыккалыйм, ул дәшми, башын гына чайкый.... А.Гыйләҗев. Гайсәнең чал чәчләрен җил төрле якка йолыккалады, туйганчы туздырды. Ф.Садриев 2) Сындыру, ботарлау; өзгәләп бетерү. Җитмәсә, ал аяклары астына кысып, теше белән йолыккалый, авызына кабып пыран-заран китерә, күлмәкнең тетмәсен тетә [Полкан]. Г.Сабитов. --- янда гына җирне аяусыз йолыккалап, бомбалар ярыла башлады. Ш.Янбаев 3) күч. Төрле сораулар биреп аптырату, йөдәтү Йолыккалап бетерү Тәмам, бөтенләй юкка чыгарып йолыккалау. Монтескье --- «их, ваклап, төрле яктан йолыккалап бетерерләр бу халык тарихын» дип, үзенең сагаюын белдергәндер шикелле. М.Галиев Йолыккалап тору Бертуктаусыз йолыккалау. Нигә син мине йолыккалап кына торасың? А.Гыйләҗев Йолыккалый башлау Йолыккаларга тотыну. Кожемякин кашларын җыерып, пиджагының төймәсен йолыккалый башлады. Ф.Галиев. Берсеннән-берсе сылу, берсеннән-берсе зифа, ап-ак шәмдәй кәүсәле каеннарның кайсысын йолыккалый башларга кыймыйча, аптырап калган егетне старшина: – Курсант Салихов! Лирикага бирелеп торырга вакыт юк, – дип кисәтте. Г.Кашапов. Ул арада без Ибрай абзыйны яңадан йолыккалый башлыйбыз: – Ә Шүрәлеңне безгә кайчан күрсәтәсең? Ш.Маннап Йолыккалый бирү Һаман да йолыккалау, йолыккалавын дәвам итү |