ЙОЛУ ф. 1) Хәвефле, бәла-казалы, авыр хәлдән саклап алып калу, коткару, аралау. Үлемгә юлыктырган да акча, үлемнән йолган да акча. Мәкаль. Бер игелек кешене мең бәладән йолыр, ди. Ф.Латыйфи. Әмма яулык салу да бәладән йола алмый шул. Ватаным Татарстан

2) Юкка чыгару, аклау яки яшереп әйтмичә калу, белгертмәү (гаепне, яманатны, гөнаһларны һ.б.ны). Ялгыз атаң мин идем, Күзем орып чыгардың --- Языгы белән гөнаһсын кайда ла барып йоларсың? Дастан. Ышыкланыр җилкәсе – ире – ил-көн гайбәтеннән, ил-көн камчысыннан араламаганны, җиде ят бәндә хурлыклардан йолар, ди, сиңа, көт! Н.Гыйматдинова

3) Тотыкларны яки сугыш әсирләрен сугышып коткару яисә берәр нәрсә исәбенә яки түләп кире кайтару. Тик анда куып килүчеләр, аларны әсирлектән йолып алучылар күренмәде. Т.Нәбиуллин. Ул Шагали ханны күп акча биреп йолып алдылар вә һәм яңадан ханлыкка утырттылар. Ф.Урманче

4) Тартып алынган мөлкәтне акча түләп кире кайтару

5) күч. Эләктерү

Йолып алу 1) Аралау, аерып алу. [Хөсәен] Арбадан төшүгә, беркемгә дә игътибар итмәстән, төркем арасыннан сеңлесен йолып алып, кочагына кысты. А.Расих

2) күч. Кемне дә булса авыру, бәла-казалы, газаплы, оятлы һ.б.ш. хәлдән коткару, исән калдыру; шундый хәлдән чыгарга ярдәм итү. Их, кулларыннан килсә, әниләрен газаплы сыкранулардан йолып алмаслар идемени соң? Ф.Сафин. Ашыгыч һәм яшертен йомышлар калыкса, алар шартлы сүзләр белән телефоннан хәбәрләшәләр дә очрашалар, --- тимер юллар тирәсендә бер-бер чатак чыкса, Иван Иванович Басыйр Бариевичны һәрчак йолып ала. А.Гыйләҗев

Йолып бетерү Тәмам, бөтенләй, тулысынча йолу. Китап белән кергән иман шартларын, Коръән образларын сихер-зәхмәт тә йолып бетерә алмагандыр. Г.Гыйльманов

Йолып калу Кемне дә булса авыру, бәла-казалы, газаплы, оятлы һ.б.ш. хәлдә калдырмау, вакытында ярдәм кулы сузу, коткару. Сине үлем тырнагыннан йолып калды. Н.Гыйматдинова. Кайбер вакытларда [Чыңгызга:] «Бәлки, ул кызга … әйе, әйе, авырлы килеш өйләнергә, аны гомерлек бәладән йолып калып, бәхетле итәргә кирәк булгандыр?» дигән сәер уй да килә иде. З.Садыйков. Йөрәкле яшьләрнең каны авыруларны үлем тырнагыннан йолып калуда хезмәт итә. Шәһри Казан

Йолып китү Аз гына, чак-чак кына эләктерү, кагылып, тиеп китү. Патша кырык аршинлы бер багана утырттыра, элеп куя бер янчык: «Менә шуны кемнең угы йолып китә, алтын шуныкы». Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә