ЙОЛКЫШЛАНУ ф. гади с. 1) Ярлылану, фәкыйрьләнү; бөлү

2) Җимерелү, искерү, таушалу. Ана бәпкәчен күкрәгенә ныграк кысты, салам өстендә атналар буе аунап шактый йолкышланган төлке туны белән яхшылабрак каплады... И.Сираҗи

Йолкышлана бару Торган саен ныграк йолкышлану

Йолкышлана төшү Тагы да йолкышлану

Йолкышланып калу Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң йолкышлану. Баштарак көязләнеп, кәперәеп, әллә кем булып кыланган милиционерларга ачуы килгән иде Җәмилнең, хәзер аларның суга төшкән тавык кебек йолкышланып калуларын күргәч, егетләрне кызганып куйды. Н.Әхмәдиев

Йолкышланып китү Кинәт йолкышлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә