ЙОЛКЫШ с. гади с. 1. 1) кимс. Ярлы, хәерче; сәләмә киемле. Ул, битен умарта корты чаккан, кысык күзле, сипкелле борынлы, чәче машинка белән китәртелгән, кыска чалбарлы йолкыш малайга – миңа – ачу белән --- карап кына куйды. А.Расих 2) Хәрабә хәлендәге, җимерек, тузган. Йолкыш биналар 3) Хәлсез, ябык, зәгыйфьләнгән. Рәхимсез кышкы төннәрне җылы морҗа эчләрендә, кара мунча төнлекләрендә посып уздырган йолкыш чыпчыклар шул күлдәвекләрдә корымлы канатларын юа. Г.Сабитов 4) күч. Абруйсыз, авторитетсыз, әһәмиятсез. Юк кына йолкыш малайлар охраналы коттеджларда яши, «Мерседес», «Линкольн», джипларда чаба, иң чибәр кызлар белән үзе теләгән вакытта чит илләрдә, диңгез буйларында кәеф-сафа кора. Т.Галиуллин 2. и. мәгъ. 1) Ярлы, фәкыйрь кеше. Ходайбирде: «Авызын ачса, үпкәсе күренгән йолкышка бирердәй кыз юк миндә», – дигән җавап алып кайтты. Җ.Рәхимов. Ул, җыен гладиаторны, җыен колларны, брамат йолкышларны, бөлгән типкеләрне һәм дөньяда торырлык рәте калмаган гына түгел, артык яшәргә өмете дә калмаган җыен мөртәтне җыеп, явызлар бандасы корды. Н.Исәнбәт 2) Төскә-биткә, буйга-сынга матур булмаган, сөйкемсез кеше. [Сабит:] «Күр син аны, энекәшне, йолкыш кына дип йөрсәм, хатынның асылын эләктергән икән ләбаса!» А.Гыйләҗев |