ЙОЛКЫТУ ф. 1) йөкл. юн. к. йолку (1 мәгъ.) 2) Тикторыш хәленнән, урыныннан кузгату, җимерү Йолкытып ташлау Көтмәгәндә, саксыз, аяусыз йолкыту, йолкытып юкка чыгару. [Бульдозер] --- төбе-тамыры белән чишмә араларындагы куакларны, яшь агачларны йолкытып ташлый иде. Г.Бәширов Йолкытып яту Әле, хәзер, шушы моментта йолкыту. Түбәнең калган ягын --- трактор белән йолкытып яталар иде. Ә.Гаффар |