ЙОЛКЫНУ ф. 1. 1) төш. юн. к. йолку. Офицерларның алтын-көмешле погоннары беррәттән өзелеп җиргә ташланды, маңгайдагы кокардалар йолкынып ыргытылды. М.Гафури. [Камалның] Бүген генә кынага манылган җирән сакалыннан --- бер тотам төкләр йолкынды. К.Нәҗми. Йөрәктән сагыш йолкынмый, менә шул ябыктыра. С.Баттал 2) Кидерелгән, эләккән урыннан һ.б.ш. бәйлелектән ычкынырга тырышу. Соры явыз чылбырда нишләргә белми, табан ялтыратырга ниятләп, ары йолкына, бире йолкына, ләкин юкка изалана, ычкына алмый. Г.Тавлин 3) Киреләнү, карышу, киеренкелекле көрәш алып бару. Этнең муенсасыннан алган ике-өч таза егет аны көчкә тыеп торалар: тартыла, йолкына, шашып өрә-өрә җылый иде ул. М.Галиев. Имәннең як-якка җәелгән тармаклары салмак кына аккан болытларга тотынып калмакчы була, киселеп бетмәгән үзәге шатыр-шотыр йолкына. Н.Хәсәнов 4) Рухи кичерешләрдән газаплану, ярсу. Иптәше төшеп җиткәндә, Гыймран, тозакка эләккән җәнлек шикелле, акылдан шашып йолкына иде. М.Юныс. Кинәт тирән сагыштан, әрнүдән, йолкынудан, әллә ниткән бер сызланулы ләззәттән, билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсы килеп китә. М.Мәһдиев 5) күч. сөйл. Бөлү, ярлылану, талану. Йолкырга дип барды, йолкынып кайтты. Мәкаль 6) күч. Бик нык чыгымлану 2. йолкынган с. мәгъ. 1) Тузган, таушалган, сәләмә. Әлеге кешенең йолкынган кыяфәтенә күзе төшү белән, ирексездән, кызның күңелен авыр тойгы басты, кәефе кырылды. А.Сафин 2) Бөлгән, бөлгенлеккә төшкән, мал-мөлкәтен югалткан 3. йолкынып рәв. мәгъ. Кубарылып, кире кайтмаска дип, кире кайтырга урын калдырмыйча. Себергә китәсе булу, дөресен генә әйткәндә, сөендерде мине. Болай төп-тамыр белән йолкынып киткәч, кабат кайтмабыз инде, җиргә, урманга бай Себердә нигезләнеп калырбыз, дип уйладым. Ш.Маннур ◊ Йолкынган каз кебек (төсле) к. йолкынган тавык кебек (төсле). Йолкынган тавык кебек (төсле) Тәмам бөлгенлеккә төшкән. Йолкынып алына торган Сәүдә тармагында еш сорала, тиз сатыла торган (товар турында). Йолкырлыгы калмаган к. йолкырлык мамыгы калмаган. Йолкырлык мамыгы калмаган Байлыгын, мал-мөлкәтен таратып бетергән; ярлыланган Йолкынып бетү Бөтенләй йолкынган булу. Гап-гади йолкынып беткән төзелеш оешмасының сүгенеп сөйләшә торган бер башлыгы. Р.Зарипов Йолкынып калу Ниндидер вакыйгадан, сәбәптән соң йолкынган хәлгә килү. Миләүшәнең бер уч чәче теге бәндә кулында йолкынып калды. Ф.Яруллин Йолкынып чыгу Бөтенләе, төбе-тамыры белән йолкыну. Өянкеләр белән бергә Назыймның күкрәгеннән хатирәләр, истәлекләр дә йолкынып чыкты сыман. Ф.Яруллин |