ЙОЛКУ ф. 1. 1) Үсемлекне, гомумән, үсеп утырган берәр нәрсәне тамыры белән тартып чыгару яки аның яфрагын, чәчәген һ.б. өзеп алу. Билләр сызлый, үрмәләп йөри-йөри, тез башлары кызарып чыга, тырнак астына үзле каты балчык кереп тула, ә син һичнигә карамыйсың – узыша-узыша чүп үләне йолкуыңны беләсең. Р.Мөхәммәдиев. Илбарыс бер чәчкә өзеп ала, һәм алар чәчкә таҗларын йолкый-йолкый язмышларын юрыйлар. М.Хәбибуллин // Төбе-тамыры белән тартып алу, кубарып ташлау (мәс., агачны, куакны, багананы һ.б.ны) 2) Чистарту өчен, кош-кортның йонын, төкләрен тартып-тартып алу. Әнкәләре, тар ушатка җайлап утырган көе, бик эшлекле кыяфәт белән җиңнәрен сызганып җибәреп, тавык йолкый иде. Н.Фәттах. Каз өмәсе, ул --- күмәкләшеп эшләнгән, каз йолку бәйрәм төсен алган. Ф.Зарипова 3) Кискен хәрәкәт белән тарту, тартып-тартып алу. Фатыйма, иреннәрен бөрештереп: – Мин сиңа барыбер Сәфәргалине бирмим! – дип ажгырды. – Бирмим! Йөзеңне тырныйм, чәчеңне йолкам, барыбер бирмим! Ул – минеке! Н.Гыйматдинова. Бу юлы Миңниса җиңги бер сүз дә дәшми почмакка барып утырды һәм, ачу белән кабасындагы сүсне йолка-йолка, сүзе ишетелер-ишетелмәс мыгырданды. Ә.Фәйзи. Моның өчен, саламны йолкып, куыш авызын тирәнәйтергә кирәк иде. Р.Низамиев 4) Беркетелгән, тегелгән һ.б.ш. нәрсәне тарту, сөйрәү, өзеп чыгару. Пәрдә бирешмәде, ул тагын тартты, пәрдә тагын ябылмады, ачу белән өченче кат йолыкканда, өске чите ычкынып китеп, боҗрадан чыкты. С.Шәмси. Кызларның колакларыннан ите-ние белән алкаларын йолкыйлар. Аргамак 5) Тарткалау. --- ялгыз башың, ник шунда пәйгамбәр булмыйсың, берни майтара алмыйсың. Йә йолкып төшерәләр, йә тибеп очыралар ---. Р.Мөхәммәдиев 6) Терлекнең, кош-кортның үлән башларын гына ашавы; чемченү. Таллыклар буенда аяклары тышауланган яки өзәңгеләре бәйләнгән атлар чирәм йолкый. В.Имамов. Тирә-якта, бәпкә үләннәрен йолкып, төркем-төркем казлар йөри. А.Гыйләҗев 7) күч. сөйл. Кемнеңдер байлыгын, мал-мөлкәтен көч белән үзләштерү; талау, ирексезләп алу. Йолкырга дип барды, йолкынып кайтты. Мәкаль. Кемнәр йолкый, кемнәр йоклый. Дөнья бу, абзыкаем. Ш.Галиев // Ансат, җиңел ысул белән файда, табыш алу. Колхоз рәисен үзе алдында «булдыклы» дип мактаган, «дус» дип ышаныч казанган икенче берәү, баксаң, рәистән ит-май йолку өчен шулай икейөзлеләнә икән... Х.Сарьян 8) күч. сөйл. Төрле сораулар белән аптырату, йончыту, бик еш борчу. Бүген [Мансурны] газета кешеләре бик йолыктылар, алардан качып йөрмиме икән? И.Гази 9) күч. Авыр хәлдән чыгарга ярдәм итү, саклап калу, йолып калу. Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине? Г.Тукай 10) күч. Юкка чыгару, ахырынача бетерү. Ачудан шашкан апа килер дә ялган идиллия пәрдәсен бер селтәнү белән һәм бер алама сүз белән йолкып ыргытыр. Ә.Баянов. Ул хисләрне йөрәкләрдән Никтер тормыш йолкыды. Н.Мәдияр 11) күч. Төрле якка тарату, туздыру; көчле җилфердәтү. Нинди давыл бу, җил?.. Чәчләрне тузгыта… Йолка… Г.Гыйльманов 12) күч. Каршы көрәш алып бару, тар-мар итү, юк итү. Аларга сугышта да бер фронтта булырга туры килде һәм, сугыштан соң тирә-юньдәге помещикларны йолкыганда да, бертигезрәк катнаштылар. Ш.Камал 13) күч. Кеше сүзен, фикерен, әйберен һ.б.ны өзек-өзек үзләштерү, әле тегеннән, әле моннан урлап алу. Син инде, кайбер чиле-пешле композиторлар шикелле, көйләрнең башын моннан, ахырын тегеннән йолкып, шуларны гына сипләштереп чыгармассың бит! Г.Бәширов 2. йолкып рәв. мәгъ. 1) Ашыгып, кабаланып, зур-зур кабып. Фатыйма шунда ук, ике аягы белән басып, кечкенә тешләре белән йолкып --- ашый башлады. Г.Гобәй 2) Сүзне сүзгә ялгамыйча, бер фикердән икенчесенә күчеп. Карт белән бергә аның ике кызы башта, аннан йолкып, моннан йолкып, бер әйбердән икенчегә сикереп, күп нәрсә өстеннән үтеп сөйләштеләр. Г.Ибраһимов 3) Артык нык тырышып, соң дәрәҗәдә ярсып Йолка бирү Йолкуын дәвам итү, һаман да йолку Йолка тору Бертуктаусыз аннан-моннан йолку, ничек тә булдыру. Аннан-моннан йолка торгач, кирәк кадәр өй җиһазы да табылды. И.Гази Йолка төшү Бераз йолку Йолкый башлау Йолкырга тотыну. Тамагы ачыккан Рәмзия, тәкатьсезләнеп, әнисенең күлмәк итәгеннән йолкый башлады. Р.Ишморатова Йолкый тору Бер-бер артлы, туктаусыз һәрберсен йолку. Усаллашты Вакыт, күрдек тагын: Ул әнинең соңрак төсләрен Һәм хисләрен, бәлки, китте урлап, Йолкый торды чәчен, тешләрен. Ә.Баян Йолкып алу Көтмәгәндә, кинәттән кискен хәрәкәт белән йолку. Ләкин сабыры бик тиз төкәнде, --- Котбый егетне йолкып алды һәм, аңлашырга дип, тышка алып чыгып китте. М.Хәбибуллин. [Бүреләр] Менә-менә артыбыздан куып җитәрләр дә безне, йөк өстеннән йолкып алып, ботарлый башларлар шикелле иде. В.Нуруллин. Хикәянең әһәмияте --- авторын, дөнья мәдәнияте шаукымыннан йолкып алып, милли җирлек, милли чынбарлыкка кайтарып бастырган. Р.Рахмани Йолкып ату к. йолкып ташлау (1, 2 мәгъ.). Үз фатирыбыз була дигәндә шул якты өметне төбе-тамыры белән йолкып атсыннар әле! Ә.Сафиуллин. [Разыя апа] Карт куллары белән бу агулы тамырларны милләт тормышыннан йолкып атарга тели, үзе булдыра алганны эшләп калырга ашыга. Мәгърифәт Йолкып бетерү Тулысынча, барысын да, тәмамланганчы йолку. Чәчен йолкып бетерә язганнар. Уң колагын тешләп өзгәннәр. Р.Батулла Йолкып кую Алдан йолкыган хәлгә китерү Йолкып ташлау 1) Аз вакыт эчендә тиз-тиз йолку 2) күч. Тиз арада йолку, юкка чыгару. Һәр бакчаның чүбе булган кебек, Йолкып ташлый торган кул була. ...Чистка комиссиясе бу чүпләрне Йолкып ташлый торган кул булды. Һ.Такташ. Чүп үләнен йолкып ташлау – фашистны йолкып ташлау ул. Ә фашистны йолкып ташлагач, сугыш бетә. Г.Гобәй. Шул сәбәпледер, бәлки, Марзияне күңелемнән тиз арада йолкып ташлый алдым. А.Расих Йолкып тору Һәрберсен, булган берсен һәрвакыт йолку. Шуннан соң берничә ай дәвамында гөлне, үскән саен, биегрәк итеп таякка бәйләп, --- чәчәкләренең барысын да йолкып торырга кирәк. Кәеф ничек? Йолкып чыгу Башыннан ахырына кадәр рәттән йолку. Хатыным көнләшеп бөтенесенең чәчен йолкып чыкты. Татарстан яшьләре |