ЙОЛДЫЗЧЫК и. 1) кеч. к. йолдыз. Киек Каз Юлы!.. Ерактан гына шулай томанлы бер тасма кебек күренә ул. Үзендә исә әллә никадәр эреле-ваклы йолдызлар, йолдызчыклар... А.Гыйләҗев. «Бишле» алды, йолдыз такты һәр малай һәм һәр кызчык. Пионерда – кызыл галстук, Октябрятта – йолдызчык. Р.Батталов 2) махс. Китапларда, кулъязмаларда астөшермә өчен кулланыла торган билге. --- гарәп-фарсы алынмаларының сүзлекчәсе бернинди ишарәсез, Тукайның үз искәрмәләре һәм төзүчеләрнең кайбер шигъри юлларга аңлатмалары йолдызчык белән күрсәтелә. З.Мөхәммәтшин 3) махс. Текстның төп өлешен йомгаклау фикереннән аеру билгесе 4) махс. Катлаулы чыгыр яки йөк күтәрә торган механизм детале; к. йолдызча. Комбайн частьлары салынган капчыкны алмаш-тилмәш күтәреп барабыз. Капчыкта – ике кечкенә тәгәрмәч, берничә йолдызчык, шөрепләр, гайкалар. Р.Хафизова 5) зоол. Умырткасызлар классына караган, энәтирелеләр тибындагы, тиресе өске яктан известь энәләр белән капланган, тышкы формасы белән йолдызны хәтерләткән, барлык диңгезләрдә дә очрый, диңгез төбендә шуышып хәрәкәт итә, моллюсклар белән туклана торган диңгез хайваны. Ашыкмый гына диңгез йолдызчыгы шуыша, һаваланып кына мыеклы лангустлар китеп бара, кырын-кырын гына краб үрмәли ---. Балачак китабым 6) тар. Совет чорында: мәктәптә октябрят оешмасында кечкенә бүлек; звено. Безнең «йолдызчык» бүләк әзерләү буенча беренче урынга чыгарга сүз бирде. Г.Мөхәммәтшин 7) Хайваннарның маңгаенда төп төстән аерылып торган ак йон үскән тап; кашка. --- безнең авыл кешеләре, олысыннан кечесенә кадәр, маңгаенда нәни генә ак йолдызчыгы булганга, Филипсонның яраткан этенә Акмаңгай дип эндәшкәннәр. Ф.Шәфигуллин. Циркның ат абзарында колын дөньяга килде. Төсе белән әнисен хәтерләтә иде ул: үзе шоколад төсендә, маңгаенда ак йолдызчыгы бар, ә койрыгы белән ялы кара. А.Мельников 8) күч. Кар бөртекләре (йолдызлар кебек җемелдәп торуына ишарәләп әйтелә). Акрын гына исеп куйган җил, каралты-кура түбәсендә яткан карны каз канаты белән сыпырып кына алгандай, нәни йолдызчыклар сибә. Р.Мөхәммәдиев |