ЙОЛДЫЗЧЫ и. 1) Йолдызларны өйрәнүче белгеч; астроном. Йолдызчылар ул чорда киң таралган астролябия кебек прибордан файдаланганнар. Р.Шәймәрдәнов, Ә.Хуҗиәхмәтов

2) Йолдызларга карап күрәзәлек итүче; астролог. Йолдызчылар бу хикмәтне Мөхәммәд галәйһис-сәламгә нисбәт иттеләр. Ф.Яхин. Мөгаен, йолдызчылар телендә бу көн балык көне булып, малай-шалайга бәхет вә сөенеч килә торган сәгатьтер. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә