ЙОЛДЫЗЧА и. 1) махс. Чылбырлы тапшыргычта (мәс., танк, трактор чылбырында); тешле тәгәрмәч. Сырлы, киң буыннардан җыелган авыр чылбырны – гусеницаны хәрәкәткә китерүче арткы тәгәрмәч, яисә, техник термин белән әйткәндә, ияртүче йолдызча, үз урыныннан ычкынып, читкәрәк күченгән булырга тиеш. Н.Фәттах

2) бот. к. йолдызак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә