ЙОЛДЫЗЛЫК и. 1) астр. Бер исем астына берләштерелгән йолдызлар төркеме. Сөмбелә йолдызлыгы – җәйнең таҗы. Җ.Рәхимов. Күк йөзе 88 йолдызлыкка бүленгән. Астрономия. Йолдызлыклар турында төрле халыкларның үз мифлары һәм риваятьләре яшәгән, йолдызлыкларны һәр халык үзенчә атап йөрткән, шул ук вакытта төрле халыкларда йолдызлыкларның саны да төрлечә исәпләнгән. Астрономия

2) күч. Берәр өлкәнең (коллективның) танылган, талантлы һәм мәшһүр затлар төркеме. Фәрит Фәтхуллин йолдызлыгыннан бишенче герой булган Григорий Коцебаны полк очучылары, бигрәк тә яңарак килгәннәр, Чистяков белән еш бутыйлар. Р.Ибраһимов. Ул [Нур Баян] – легендар вә бөек Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар йолдызлыгыннан! М.Сафин // Үзен шундый бөек затка санау. --- яшьләр арасында масаю, даһилык, йолдызлык чире шактый еш күренә. Р.Низами

3) күч. сир. Диалект, шивәләр төркеме. Теләсә нинди телнең үз сөйләмнәре йолдызлыгы бар. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә