ЙОЛДЫЗЛЫ с. 1) Йолдызлар (1 мәгъ.) белән капланган, йолдызлар балкып торган. Икәүдән-икәү генә кыргый үрдәкләрне сискәндереп су коенулары, кочак-кочак төнбоек чәчәкләре, ай нурында сикерешеп уйнаган балыклар, йолдызлы зәп-зәңгәр күк йөзе дисеңме. Р.Мөхәммәдиев. Йолдызлы күк йөзе буйлап, бик югарыдан, төнге бомбардировщиклар үтеп китәләр. Г.Әпсәләмов 2) Йолдыз (4 мәгъ.) беркетелгән. Ул баштанаяк хәрби киемдә: итек, яшькелт чалбар, гимнастёрка; каешының җиз йолдызлы каптырмасы ялт-йолт итә. И.Салахов. Данилов аларның ротасында беренче тапкыр килеп күренгәндә, аның өстендә һәйбәт күн пиджак, башында кызыл йолдызлы кара күн фуражка иде. Г.Бәширов 3) Йолдыз (4 мәгъ.) төшерелгән, йолдыз ясалган; йолдыз чигелгән; йолдызлар (4 мәгъ.) белән бизәлгән. Зәңгәр күкне ерып, дошман ягына таба кызыл йолдызлы самолётлар оча. Р.Мостафин 4) тех. Йолдызча формасындагы, төрле ягыннан чыгып торган тигез тешләре булган. Йолдызлы тәгәрмәч 5) спорт Төрле яктан бер ноктага килә торган. Йолдызлы йөзеш 6) күч. шигъ. Якты, бәхетле; уңышлы ◊ Йолдызлы су Коньяк |