ЙОЛДЫЗЛАНУ ф. 1) Йолдыз формасын алу

2) Яктырып җемелдәү. Әллә тәрәз уты йолдызлана? Кап-караңгы авыл читендә. Зөлфәт. Сәнгать --- салкын клубларның зәңгәр яшькелт боз каткан тәрәзәләрен, йолдызланып торган стеналарын санга сукмый. М.Мәһдиев

3) күч. Очкынлану, нурлану, нур чәчеп балку. Нәфрәтләнү, хәтерләүләр, ачынулар белән дөньядан үтәчәк юлым яралы кавышу һәм аерылулар белән йолдызланган. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә