ЙОЛДЫЗ и. 1) Табигате белән кояшка охшаган, кызган газдан гыйбарәт шар формасындагы, төнлә гади күзгә күктә җемелдәп торган якты нокта рәвешендә күренә торган күк җисеме. [Йолдызларның] Диңгезгә төшкән шәүләләре диңгезнең төбенә куәтле һәм гаять матур электрик лампаларын меңәрләп яндырып куйган шикелле итеп күзләрне алдый иде. Ф.Әмирхан. Ниһаять, бик еракка китеп кояш та бата, дала өстенә бик тиз караңгылык иңә, ә күктә, төнгелеккә бер җиргәрәк җыелган кыргыз малларыдай, бихисап йолдызлар калка. Ә.Еники. [Мисырлылар] Нил елгасының ташуы Кояш чыгар алдыннан гына офыкта Сириус йолдызы калкуына туры килгәнлеккә игътибар итәләр. Астрономия 2) Биш почмаклы очлы башлы чыгынтылары әйләнә буенча бердәй ераклыкта урнашкан геометрик фигура; шундый фигура формасындагы геометрик җисем 3) Гомумән, шундый формадагы, шуның сурәте төшерелгән предмет. Соңгы сүзе итеп, каберемә кызыл йолдыз утыртырсың, диде дә беләгемә ятып җан бирде, мескенкәем. М.Фәйзи 4) Фуражкага, бүреккә һ.б.га беркетелә торган шундый формадагы хәрби значок; кокарда 5) Шундый ук формадагы, хәрби дәрәҗәне күрсәтә торган кечкенә билге. Погоннарында ике йолдыз ---, күкрәгендә – орденнар. И.Гази. Разведрота командиры Ильинга үз вакытында капитан йолдызын бирделәр. З.Хөснияр 6) тар. Совет чорында башлангыч сыйныф укучыларының октябрят булуын белдергән, шундый формадагы аеру билгесе; значок. Октябрятлар зәңгәр киемнән. Түшләрендә кызыл йолдыз бар. М.Җәлил 7) Кызыл Йолдыз орденының яки Советлар Союзы героеның махсус билгесе. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз алды. Г.Ибраһимов. Пиджак кайтармасында, хәзер инде хәтерләмим, Алтын Йолдыз ничәү иде: берәүме, икәүме? М.Мәһдиев. Күкрәгенә бер Кызыл Йолдыз, ике Дан ордены, берничә медаль һәм яралану билгеләре таккан. А.Шамов 8) Тимернең тимергә, ташның ташка бик каты бәрелүеннән, ышкылуыннан барлыкка килгән ут кисәкләре; очкын. Аннан [казан астыннан], кечкенә йолдызлар төсле очкын кисәкләре чәчрәтеп, куе төтен бөркелә иде. К.Нәҗми. Кискечләр үтмәс, сынык, җитмәсә, гади корычтан ясалган, кайракка тидерү белән аксыл йолдызлар чәчрәтәләр. А.Расих 9) Мәктәпнең башлангыч сыйныфларда «бишле»гә тиң билге. Алмагөл бүген мәктәптән кызыл йолдыз алып кайтты бит. И.Салахов 10) күч. Көч, рух, илһам биреп торучы чыганак. Син [Фирүзә] – алдагы тормышымның ышанычлы йолдызы. Г.Үзиле. Рабига, Рабига... Әйе, Әхмәтсафаның күңелен биләп алган йолдыз ул. Ф.Сафин. Каләмдәшләребез иҗатындагы кимчелекләрне эзләү белән мавыкмыйча, алар әсәрләрендә җемелдәгән рухият йолдызларын күреп алып, аларның балкып яну мохитен киңәйтик! Ә.Сәхапов 11) күч. Язмыш, бәхет; уңыш чыганагы. Ерактагы якты йолдызын эзләп чапкан бу батыр егет, хәзер, инде үз «йолдызын» тапкач... аптырады да калды. Ф.Хөсни. Ә хәзер, әйдә, үз-үзеңне сайлау, язмышың йолдызын билгеләү турында сөйләшик. Р.Низамиев 12) күч. Берәр өлкәдә зур уңышка ирешкән, күренекле, дан казанган кеше. Арслан да шул минутта әлеге киноны карыйдыр кебек тоелды аңарга, карыйдыр һәм әлеге кино йолдызына карап авыз суын корытадыр. Р.Мөхәммәдиев. Гаспралы – татарның ничә гасыр буе мең газап кичереп көтеп алган якты йолдызы. Т.Әйди. Сәнгатебез күгендә кабынган тагын бер йолдыз белән, әйдәгез, якыннанрак танышыйк әле. Г.Шәйхиева 13) күч. Тар даирәнең алдынгысы, яме, горурлыгы (кеше турында). Иң мактаулы бакчачыга, Колхоздагы йолдызга. Ф.Кәрим. Яңа урында яңа йолдызлар булыр, тик барыбер без сезне оныта алмабыз. И.Гази 14) күч. Бик каты итеп башны бәргәч, күз аллары караңгыланып барлыкка килгән нурлы утчыклар 15) күч. йолдызым тарт. форм. Яратып, иркәләп эндәшү сүзе. Ах җанашларым, йолдызларым! Ф.Әмирхан. Газинур, бәгырем, өмет йолдызым, кайт инде тизрәк. Г.Әпсәләмов. [Дүшән:] Бәхетең синең укудан булсын, якты йолдызым! Ч.Айтматов ◊ Йолдыз атылу Күк җисеменең үз артыннан якты эз калдырып атмосферадан узуы. Төн, тынлык, сызылып кына йолдыз атылып китә, әмма кәрванчылардан селкенгән кеше дә булмый. Ә.Еники. Атасы уянды, сарай өстенә чыкты. Казага каршы, ул чыккан вакытта күктән йолдыз атылды. Мәҗмугыл-хикәят. Аяз төннәрне йолдыз атылу күренеше безнең игътибарны еш җәлеп итә. Астрономия. Йолдыз җиле кагылу Мактану, горурлану, үз-үзеңне күренекле кеше итеп хис итү. Рәдиф булсын да аңа «йолдыз җиле» кагылмасын имеш. С.Хәким. Йолдыз күрсәтү Уен: берәү идәнгә ятып, җиң аша түшәмгә карый, икенчесе аның йөзенә сиздермичә генә җиң очыннан су коя. Йолдызлары туры килү Холкы, характеры белән бер-берсенә тәңгәл булу. Йолдызлар юкка гына кабынмый Бер сәбәпсездән теге яки бу мәсьәлә турында сүз кузгатылмый. Шагыйрь бит әнә, йолдызларны юкка гына кабызмыйлар, дип яза. Т.Галиуллин. Йолдызлы булу Дан казану, уңышка, дәрәҗәгә ирешү; бәхетле булу. Йолдыз санау 1) Уен: кичәдә җәза бирелгән егет үзе теләгән кызны сайлап тышка, ишек төбенә алып чыга, шунда аңа әйтәсе сүзен әйтеп, булдыра алса, үбеп тә керә. Гел гармун тотып утыргач, кызлар-егетләр бергәләп уйный торган күмәк уеннарда катнашып та, «кәҗә ябарга» яки «йолдыз санарга» чыгып та булмады. В.Нуруллин; 2) Бер нәрсә турында да кайгырмыйча, гамьсез йөрү, вакытны бушка уздыру. Йолдыз тоту Хыялый эш-гамәлләр кору, тормышка ашмый торган нәрсәләр белән хыяллану. Йолдыз төшү Теләк тормышка ашу, максатка ирешү. Бик теләгән кешенең учына йолдыз төшә, диләр. Безнең әти дә, күрәсең, бик теләгәндер инде, аның да учына йолдыз төште! Ф.Яруллин. Йолдыз яңгыры Бик күпләп йолдыз атылу күренеше |