ЙОЛА и. 1) Халыкның яшәү рәвеше, тормышы, хуҗалык итү үзенчәлеге, дине белән бәйләнешле рәвештә борынгыдан кереп урнашкан тәртипләр, гореф-гадәтләр. Кайбер халыкларда шундый йола да бар бит: кызлар бертөрле йөртә чәчне, хатыннар икенче төрле… М.Маликова. Беләсеңме, кыргызларда «кияү егете эдельвейслар бүләк иткән кәләш кенә бәхетле була» дигән йола бар икән. Ә.Мушинский. Хатын-кызлар Сараның бармакларын онга тыгып, төрле йолалар үтәп маташтылар. М.Галиев 2) Җәмгыять, коллектив тарафыннан кабул ителгән, гадәткә кереп киткән күренеш, тәртип, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Бу картларның бер дә ялгыштырмыйча үтәп бара торган изге бер йолалары бар иде, ул – туган көн. М.Мәһдиев. Бу куштанлык та, тәлинкә тоту да түгел – тантана йоласы шулай куша. В.Юныс. Комсомол эшендәге кешеләр арасында язылмаган, әмма мәҗүси кануннар шикелле, мәҗбүри үтелергә тиешле йолалар яши. Т.Галиуллин ◊ Йоласына җиткерү к. йоласын китерү. Барысы да йоласына җиткезеп эшләнгән. Ф.Хөсни. Йоласын китерү Гореф-гадәт таләп иткәнчә, йоланың бөтен таләпләрен үтәп башкару. Хуҗа үзе дә утырып алгач, йоласына китереп, йорт-җиргә иминлек теләп, дога кылдылар. Җ.Рәхимов. [Тәзкирә:] Мине сорарга авылга кайтасың. Бөтен йоласын китереп, әтиләрдән сорыйсың. Р.Кәрами |