ЙОКЫСЫЗЛЫК и. 1) Аз, начар йоклау, йоклый алмау. Төннәрен, йокысызлыктан җәфаланып, гел тышта йөренәсең. Н.Гыйматдинова. Ул [әби] безгә йокысызлыктан зарланды. Ә без аңа йокы таблеткасын эчерттек. Д.Салихов 2) Бөтенләй йокламау, йокларга вакыт тапмау. Туктаусыз чабудан, йокысызлыктан, яңгырдан бер дә кеше төсе калмады. Г.Ибраһимов. Йокысызлык белән кичләрен, һәм ул тойды йөрәк төпләрендә яшьлегенең ашкын хисләрен. Ш.Маннур. Черек күл буена алып китәләр дә, төне буе аяк өсте тотып, сорау алалар. Атналар буе шул хәл, йокысызлыктан тәмам исереп, аң бетә башлый. М.Галиев |