ЙОКЫСЫЗ с. 1. 1) Аз йоклый торган, йокламый торган. Мендәремнән башым күтәреп: «Йокы, – димен, – миннән кит әле. Ярты гомер уза йокыда, --- – Мин йокысыз булып яңадан Туар идем, килсә көчемнән». Д.Сирай

2) Йокламыйча үткәргән; уйланып, газапланып чыккан. Йокысыз төннәрдә уйлап табылган һәм күңел беркеткән бердәнбер планы, баш китәрлек вакыйгалардан башны саклап калу чарасы шул иде аның. К.Нәҗми. Дөрес, ул байтак михнәт чикте, аңа ач та йөрергә, дер-дер калтыранып, йокысыз төннәр дә уздырырга туры килде. Г.Кутуй

2. рәв. мәгъ. Йоклый алмыйча яки йокламыйча. [Ялтадан Моратның үлүе турында хәбәр килгәч] Күпме төннәрне йокысыз үткәрдем, мендәремнән күз яшем кипмәде. И.Салахов. Мансурның төннәре әнә шулай йокысыз узды, иҗат газабында узды. Хәйдәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә