ЙОКЫМСЫРАУЛЫ с. 1) Йокымсырау хәлендәге, ярым йокылы, йоклар-йокламас. Ул [Фатыйх] хатынының йокымсыраулы, аптыраулы йөзенә карап: – Бәлки, сиңа табибка күренергә кирәктер, матурым, – диде. Ф.Яруллин

2) күч. Җансыз, хәрәкәтсез; табигатьтә яшәеш дәвере тукталган. [Сәет:] Ниһаять! Йокымсыраулы озын кышлардан соң җиргә яшәү-яшәрү килә, тормышның яме кайта... Ф.Латыйфи

3) күч. Тормышны, яшәешне берьяклы гына сурәтләгән, яхшы якларны гына калку итеп күрсәткән; тыныч, бертөрле. Аның исемен таныткан беренче повесте ук торгынлык дәверенең йокымсыраулы әдәбиятын сискәндергән яңа сүз дип кабул ителгән, хәтта бәхәсләр кузгаткан иде. Р.Даутов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә