ЙОКЫМСЫРА’У ф. 1. 1) Тынычланып йокыга талу, ою, изрәү; йоклый башлау. Ә хәзер ул әнә арбада борыны белән төртелә-төртелә йокымсырап бара. Н.Дәүли. Моның өчен онытылу ---, йокымсырау фарыз. И.Низамов. Бер саташу, утырган җирдән йокымсырап төшләнү генә булды, ахрысы, бу. Р.Фәизов

2) күч. Шау-шу, хәрәкәт басылып, тынып калу; җансызлану, тынычлыкка бирелү (табигать күренешләре турында). Хәзер менә бөтен тирә-як йокымсыраган кебек күренә. Г.Бәширов. Кайчагында очырып алып китәрдәй җил чыга, икенче көнне табигать аны йокымсырап, талыгып кына каршы ала. Туган тел китабы

2. йокымсырап рәв. мәгъ. 1) Әкрен генә, ашыкмыйча. Керосин лампасы һаман бер көе йокымсырап яна. Ф.Шәфигуллин

2) күч. Бернәрсә белән кызыксынмыйча, ваемсызланып; үз эченә бикләнеп. Ул күп вакытта йокымсырап йөри иде. Г.Камал

3. йокымсыраган с. мәгъ. күч. Сүлпән, әкрен, пассив (кеше турында). Минем карашымда, мондый йокымсыраган, салмак кеше озак яши алмас, хәрәкәт яраткан заманыбыз андый кешеләрне онытыр, дигән фикер туган иде. Г.Кутуй

Йокымсырап алу Кыска вакытка йокымсырау. Айсылу бассейн янындагы гамакта бераз йокымсырап ала. Ф.Яруллин

Йокымсырап бару Акрынлап, аз-азлап йокымсырау халәтенә керү

Йокымсырап йөрү Һәрвакыт йокымсыраган халәт кичерү. Бер тынар, басылыр күңел, йокымсырап йөри торган көн килер. Ш.Галиев

Йокымсырап калу Ниндидер сәбәптән, тышкы тәэсирдән, билгеле вакыттан соң йокымсырау. Бөтен тәнегез рәхәтләнеп, йокымсырап кала, эчке борчуларыгыз бетә. Н.Хәсәнов

Йокымсырап китү Бераз, берникадәр, искәрмәстән йокымсырау. Тавыш үзенекен итте, әби утырган җирдән оеп, йокымсырап китте. Р.Низамиев. [Дневальный] Хат укыган җиреннән йокымсырап киткән. М.Юныс

Йокымсырап тору Әле, хәзерге вакытта йокымсыраган хәлдә булу. --- иреннәрен салындырып, берничә ябык ат йокымсырап тора. Г.Бәширов

Йокымсырап яту Берәр урында йокымсыраган халәттә булу. Моны аңы, акылы түгел, бик тирәндә йокымсырап яткан горурлык хисенә буйсынып эшләде [хатын]. Р.Кәрами

Йокымсырый башлау Йокымсырарга тотыну. Көндез тимер мич кебек кызган табигать әкрен генә үзенә салкынлык җыя: агачлар йокымсырый башлаганнар, үләннәргә елтыр чык төшкән. Р.Сибат

Йокымсырый бирү Бераз йокымсырау халәтендә булу, шул халәтне дәвам итү. Гөлчибәр карчык, борынгыча эшләнгән сәке өстенә ашъяулык җәеп, бар булган ризыгын, тәм-томын шунда тезеп, гадәтенчә йокымсырый биреп, аякларын йөзлек буйлап сузган килеш, ашыкмый гына төшке чәен эчә иде. Д.Бүләков. [Малай] Ничек оеп утырган булса, шул хәлендә өнсез генә йокымсырый бирде. Р.Низамиев

Йокымсырый төшү Бераз йокымсырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә