ЙОКЫМСЫРАТУ ф. з.-сыз. Йокыны китерү, йокыга изрәтү, оету. Мондый дарулар, йокымсыратып, авырту газапларын бассын өчен эчелә дә! Р.Вәли. Бертөслелек – хәтәр нәрсә, кешене ул йокымсырата, чарланасы уй-хисләрен читлектә бикләп тота. Р.Низами Йокымсырата башлау Йокымсыратырга тотыну. Аяк табаннары гел басып торып, гел йөреп кызышканнар һәм сызлап гүлиләр иде. Утыру белән мәлҗерәтә, йокымсырата башлады. А.Гыйләҗев Йокымсыратып алу Кыска вакыт эчендә, бераз йокымсырату. Башым йомшакка тиюгә, бераз йокымсыратып алды да базарда ишеткәнем, яңадан колак төбемдә яңгырап торган кебек, күңелемне тынгысызларга тотынды. З.Фәйзи Йокымсыратып җибәрү Кинәт, искәрмәстән йокымсырату. Балтыйк өстеннән искән әкрен җил белән ниндидер йод исе катыш тозлы --- һава килеп, үзенең татлы җиңеллеге, сәрхуш иткеч рәхәтлеге белән аны йокымсыратып җибәрде. Ш.Маннур |