ЙОКЫЛЫ-УЯУЛЫ рәв. 1. Ярым йоклап, ярым уяу хәлендә булып, йоклар-йокламас. Төнне йокылы-уяулы уздырган Җәмил, таң атуга, бала тудыру йортына ашыкты. Н.Әхмәдиев. Йокылы-уяулы яткан Рухия сискәнеп сикереп торды. Г.Гыйльманов. Шулай йокылы-уяулы яттым-яттым да, кешеләр уянып йөри башлагач, палубага чыктым. Х.Сарьян

2. с. мәгъ. Йокыдан арынмаган, йоклап китеп барган; йокы белән өнне аера алмаган. Шулай йокылы-уяулы хәлдә утырганда, кемдер тәрәзәгә чиртте. К.Нәҗми. Калган дүрт патронымны йокылы-уяулы кеше сыман аттым. Г.Тавлин. Тирә-юньдә шикле авазлар юк, әлегә әтәч тавышлары да ишетелми, тик йокылы-уяулы этләрнең анда-санда гына өргәләп алулары колакка чалынгалап куя. Җ.Рәхимов

Йокылы-уяулы халәт Ваемсыз булу, йоклап йөрү. Алсу кебек язмышны үзгәртергә тырышып бәргәләнә, «соры таш стена»га килеп бәрелеп, тормышка булган өметен җуеп, йокылы-уяулы халәттә, ягъни «психологик кома халәтендә», гомеренең соңгы сәгатьләре сукканны көтеп ята. А.Шәмсутова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә