ЙОКЫЛЫ с. 1) Йокы баскан яки йокысы туймаган, йокыдан уянып җитмәгән. Әйтерсең сүз берләшкәннәр: һәммәсе, йокылы күзләрен тырнап ача-ача, урыннарыннан кузгалып китми тора. Г.Ибраһимов. Йокылы тавышлы ниндидер хатын-кыз сыерына, сарыкларына кычкырды. Н.Фәттах 2) күч. Сәяси эшчәнлектә катнашмаган, аңсыз һәм пассив булган. Үз түбәсендә кара болытның куерганын, яшен ялкыннары уйнавын күргәч, татарның авыр йокылы катламы да сискәнде. Г.Ибраһимов 3) күч. Хәрәкәтсез, җансыз, тынлык урнашкан. Йокылы урам |