ЙОКЫ’ БҮЛМӘСЕ и. Фатирда йоклау өчен уңайлаштырылган аерым бүлмә. Аннары барысы да йокы бүлмәләренә таралдылар. К.Насыйри. Якуб каударланып торды, ашыгып, йокы бүлмәсенә керде, ут алды. М.Хәбибуллин. Үзе турында сүз сөйләшүне җене сөймәс Гөлзар шунда ук йокы бүлмәсенә кереп бикләнде. Р.Хисмәтуллин |