ЙОКЫ и. 1) Аң эшчәнлегенең билгеле бер вакыт арасында тукталып торуына бәйле физиологик тынычлык, организмның ял итү халәте. – Йокы – иң файдалы дару, – дияр иде Камәр карчык, – сырхау адәм изелеп йоклый икән, Ходай терелтә аны. Н.Гыйматдинова. Үсмер кызның төн йокыларын калдырып әзерләгән, атналар-айлар буе тиешле кешесенә ничек тапшырырга белми йөдәгән беренче һәм ихлас бүләге... Р.Мөхәммәдиев

2) Кышын кайбер кыргый хайваннарның тереклек эшчәнлеген киметеп яки туктатып торуы; русчасы: спячка. --- керпе гаиләсе шул гөмбәләр тирәсендә чемченеп йөри торгач, шактый ризык табып, симергәнче сыйланыр. Симергәнче: кышкы йокыга җиткәнче. К.Кәримов

3) күч. Гомуми тынлык, хәрәкәтсезлек (табигать күренешләре, җансыз әйберләр турында). Тып-тын. Әйтерсең лә бөтен дөнья татлы йокыга талган. Р.Батулла. Җирне, ахры, төнге йокысыннан Сыерчыклар җыры уята. Р.Гәрәй. Караяр авылы тыныч йокыда. М.Юныс

4) күч. Кыш көне табигать эшчәнлегенең сүлпәнләнүе. Табигатьнең кышкы йокыдан уянып, хәрәкәткә килгән, кат-кат тунын салып бетереп, ашыга-ашыга өстенә яңа яшел киемен киеп торган көннәре иде. Г.Гобәй

5) күч. Үлем, үлгән булу. Син мәңгелек йокыда идең, балам. --- Сине туган ил һавасы үлемнән йолып алып калды. Г.Сабитов. Әле генә дөнья шаулатып яшәгән Асылбикә бүген мәңгелек йокыда! Гөлшәһидә. Үлем – йокы. Тирәнлеге мәңгелек. Ш.Галиев

Йокы алмау Йоклый алмау, йоклый алмыйча яту. Әминәне йокы алмый иде. Ф.Әмирхан. Йокы аралаш (ара, арасында) Ярым йокылы хәлдә. Йокы аралаш әнкәгезнең, күгәрчендәй гөр-гөр килеп, сезне назлауларын тою ---. Ф.Яруллин. Йокы ачылу Уянгач, яңадан йоклап китә алмау. Йокы базарына китү Йоклап китү. Йокы базы Күп йокларга яраткан кеше. Йокы басу Бик каты йоклыйсы килү, изри башлау. Сөйләшеп ята торгач, балыкчыларның тавышлары карлыга, телләре авырая башлады, йокы басты үзләрен. Н.Исәнбәт. Йокы бүлү Вакытлы-вакытсыз йокыдан уяту, йокларга бирмәү. Төн йокысын бүлеп вак кисәккә, Мендәрләрен меңгә бөгәрләп, Уйлыйлардыр һаман шул турыда Башкалар да йөзләп, меңәрләп. Ш.Маннур. «Йокысын бүлдем, тагын рәнҗер инде». Рәйханәгә кыен булып китте. Р.Ишморатова. Йокы бүсү Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, бик озак итеп йоклау, күп йоклау. Я, егетләр, нәрсә? Ашыйбыз, эчәбез дә һаман ятып йокы бүсәбезме? Н.Исәнбәт. Йокыга бирелү к. йокыга китү. Йокыга китү 1) Йокы хәленә күчү. Язидә утын сүндерә дә тынычлап йокыга китә. Г.Бәширов. Һәркайсы үз уйларына, үз хыялларына бирелеп, йокыга киттеләр. А.Шамов; 2) Һушны югалту; 3) Тирән тынлык урнашу, хәрәкәт бетү. Йокыга куеру Йокымсырау халәтендә булу, оета башлау; йокыга китәргә әзерләнү. Җил, яңгыр. Тешләр тешкә тими. Шуңа карамастан, биш-алты тиңентен берәм-берәм йокыга куерып китәбез. Р.Төхфәтуллин. Йокыга ою к. йокыга китү. Йокыга сак булу Бик сизгер, уяу, берәр хәл булу белән шунда ук уяна торган кешегә карата әйтелә. Наҗия апаның йокысы сак икән, шундук торып утырды, итәген җыештырды. А.Гыйләҗев. Йокыга талу к. йокыга китү (1 мәгъ.). Сәкегә утырасың --- һәм искиткеч татлы йокыга таласың. М.Мәһдиев. Шыплап мал төягән зур көймә, җилкәннәрен төшереп, Идел уртасында йокыга талган иде. Ф.Латыйфи. Табигать ул вакытлыча гына йокыга тала. Р.Кутуй. Йокыга түнү к. йокыга китү. Әбүсөгыт бай төшермеш иде, салган-салган лаякыл исергәнче эчсен иде, ичмасам, йокыга түнәр иде. М.Хуҗин. Йокыга чуму к. йокыга китү. Аны абзар эчендәге тирес өеменә илтеп салдылар. Ул мәрткә киткәндәй йокыга чумды. З.Хәсәнов. Кыз ике-өч көн буена түшәктән аерылмады, торып ашады-эчте дә кабат йокыга чумды. М.Кәбиров. Тик өйгә кайтып, татлы йокыга чумган гына идем, мине иңнәремнән селкеп уяттылар. Казан утлары. Йокыдан айный алмау Йокы хәлендә калу, йокысы ачылмау. Улын җилтерәтеп торгызды да йокысыннан айный алмаган малаеның пижамасы өстенә җылы тунын кидерә башлады. Т.Галиуллин. Йокыдан баш чыкмау к. йокыдан айный алмау. Йокыдан калу Йоклый алмау, йокысызлык белән интегү. [Җавапсыз мәхәббәттән] Кеше җафалана, кеше йокыдан кала, кеше үзен һәм башкаларны каргый башлый, кеше елый, нәфрәт кичерә ---. З.Фәтхетдинов. Йокыдан кибән кую Бик озын-озак йоклау, йокыдан туймыйча йоклау. Мисхаб абзаң өендә йокыдан кибән куя. Р.Хафизова. Йокыдан уяну 1) Сәяси аңлылык үсә башлау, аңлы көрәшкә күтәрелү. Вакыт үтә. Изелгәннәр йокыдан уяна башлыйлар. М.Мәхмүтов; 2) Актив эшчәнлек башлап җибәрү. [Айрат] Үз кул астындагы бюро членнарын йокыларыннан уятты. Г.Ахунов; 3) Хәрәкәткә килү, җанлану (табигать күренешләре турында). Табигать кышкы йокыдан уяна. Ә.Фазылҗанов. Йокыдан уятып (торгызып) сораганда да (сорасалар да) «Теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди шартларда дөрес итеп җавап бирерлек дәрәҗәдә яхшы белә» мәгънәсендә. Йокы изрәтү к. йокы басу. Шулай тирбәлә-тирбәлә бераз баргач, йокы баскан, яшьлек йокысы изрәткән. С.Зыялы. Йокы изү к. йокы басу. Аны йокы изә: ул күзләрен йома, башы капчык өстенә авып төшә. Г.Кутуй. Йокы йөзе күрмәү Йоклый алмау, тынычлык булмау. Йокы калдыру Йоклыйсы вакытын әрәм итү, йокларга ирек бирмәү. Күршемдә бик юньсез бер хатын бар, шул әллә ниләр сөйләп йокымны калдырды. Г.Исхакый. Йокы капчыгы Күп йокларга яратучы кеше. --- күп йокларга яраткан кешене сурәтләү өчен кулланыла торган «йокы чулмәге», «йокы капчыгы» дигән метафоралар бар. Р.Юсупов. Йокы качу Йоклыйсы килеп тә, тирән кичерешләр, борчулар һ.б. аркасында йокы югалу. Ул нихәтле арыган булса да, йокысы качкан иде. Ш.Камал. Бабасының тавышын абайлап алгач та, малайның йокысы табан астына качты. А.Хәлим. Мирхасның кинәт йокысы качты, ул бусагага торып утырды. Казан утлары. Йокы качыру Йоклау теләген бетерү. Йокы кермәү к. йокы алмау. Йокы килмәү к. йокы алмау. Йокы китергеч Ялыктыргыч, эчпошыргыч, күңелсез; бертөрле. Бир әле шул йокы китергеч романыңны. Н.Исәнбәт. Йокы күрмәү Йоклый алмау, йоклау мөмкинлеге булмау. [Муса абый:] Төне буе ютәлләп йокы күрмәдем, таң алдыннан гына оеп киткәнмен. С.Йосыпов. Йокы мазасы бирмәү Бик еш борчып яки тавышланып, тынычлап йокларга мөмкинлек калдырмау. Болай булгач, Сабирәттәйгә дә йокы мазасы бирмибез. М.Галиев. Йокы мичкәсе к. йокы базы. Йокыны ачу Айнытып җибәрү, уйланырга мәҗбүр итү. Чыңгыз ханның Җаек буена басып керүе бик күпләрнең йокысын ачты. Н.Фәттах. Йокыны җую к. йокыдан калу. Ул үзе дә, хәлвәфрушне күргәннән бирле, төн йокыларын җуйган иде. К.Насыйри. Йокының нәзере юк «Йокы – табигый күренеш, озак йокларга, дигән йөкләмәне үз өстеңә алырга ярамый» мәгънәсендә кулланыла. – Ярар инде, кызым, тор инде. Күпме ятсаң да йокы туймас ул, йокының нәзере юк, – дия-дия, бүлмәгә килеп керә [әни]. М.Хәбибуллин. Йокың (йокыгыз) тәмле булсын! Йокларга ятканда, теләк рәвешендә әйтелә торган сүзләр. Йокы очу к. йокы качу. Йокы симертү к. йокы бүсү. Тор, җитте сиңа, йокы симертеп ятма! М.Хәбибуллин. Әгәр спортчы күнегүләр ясыйсы урында көне-төне йокы симертсә, аның нинди дә булса җиңүгә ирешүе шикле. Р.Низамиев. Йокы сүтү к. йокыдан кибән кую. Йокысы җитү к. йокы басу. Йокысы сандугач йокысы шикелле Йокысы җиңел, тиз уянучан, кыска йокылы (кеше турында). Авырайгач, утырган җиреннән ястыкка авышып, сандугач йокысы чаклы гына черем итеп ала. К.Кәримов. Йокы таралу к. йокы ачылу. Йокы төсе күрмим Сөйләүченең: «Сүзем ялган булса, үз-үземне йоклый алмау газабына салам», – дип карганып ант итүе. Йокы туйдыру к. йокы бүсү. Йокы чүлмәге к. йокы капчыгы. Йокы чырае күрмим к. йокы төсе күрмим. Йокы эленү Йоклыйсы килү, оету. Карәхмәтнең күзләренә дә йокы эленә башлады. З.Хөснияр. Керфекләренә йокы эленеп, инде онытылып китәм дигәндә, баш миендә янә уйлар өермәсе кузгала. Ф.Сафин. Йокы югалу к. йокы качу. Ә синең «бишле»ләрең арасына «дүртле» керсә, йокың югала, дөньяңның яме бетә. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә