ЙОКТЫРУ ф. 1) Эләктерү, алу (йогышлы авыру). Ачлык елны апам приют балалары белән Себергә киткән җиреннән, тиф чире йоктырып, Томскида үлеп кала. А.Расих. Әнә шул эшендә йөргәндә, маллардан тимрәү чире дә йоктырды ул. Н.Кәримова

2) Берәр нәрсәгә тидереп, үзенә сеңдереп, эзен яки исен үзенә алу

3) күч. Нәрсә дә булса күчү, иярү; нәрсәне дә булса башкалар үзләштерү. Әгәр исереп прогул ясап ятучыларга әзер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә ирек бирсәк, алар бу чирләрен башкаларга да йоктырачак. З.Фәйзуллин

4) күч. Үзеннән икенче берәүгә (нәрсәгә) күчерү, йогынты ясау (һөнәр, гадәт, хис, кәеф һ.б.). Сугышның очына гына эләгеп, аның тышкы бизәкләрен генә йоктырып кайткан мин, хатын-кызның игътибарын казангач, үземне каһарман итеп хис иттем. И.Гази. --- хыялый рухлы, мавыгучан, шул мавыгуларын башкаларга да йоктыра белүче отставкадагы офицер район яшьләре белән шунда ук уртак тел тапты. Р.Миңнуллин. --- син минем пакь күңелемә үзеңнең пычрагыңны йоктырдың. Ф.Яруллин

5) күч. Берәүнең гадәтен алу. «Кемнән йоктырдың әлеге зәхмәтне?» – дип сорасалар, бу адәм өтеген каян табасы икәнен белеп каласы. Т.Галиуллин. Әнине яратуымны Сеңлемә дә йоктырам. Г.Гыйльманов

Йоктыра башлау Йоктырырга тотыну. Әмма, ни хикмәт, Семён Моисеевич үзенең тарих фәнен яратуын аз-азлап кына тыңлаучыларга да йоктыра башлады шикелле. Р.Кәрами

Йоктыра язу Чак кына йоктырмый калу. Менә шул кешеләр сиңа богемачылыкка кызыгу тойгысын йоктыра яздылар. Х.Туфан

Йоктырып алу 1) Кыска вакыт арасында, бик тиз йоктыру. [Сафуан абый] Әллә ничә ел күрми торган шикелле, ир-атлар белән кул биреп күрешә, минем дә кулга бензин исе йоктырып ала. М.Галиев

2) Азга гына, кыска вакытлы гына йоктыру. Күренекле генә язучы, журналистлар да, шушы сәяси шаукымга бирелеп китеп, гарәп-фарсы, төрки неологизмнар белән мавыгу чирен йоктырып алдылар. И.Низамов

Йоктырып тору Һәрвакыт, гел йоктыру, шул ап-ачык булып күренү, тоелып тору. Куанды, сөенде, чөнки әнкәсенең кызлар кебек өлгерлеге, җитезлеге, уңганлыгы бөтен өйгә ниндидер сихри бер дәрт һәм көрлек йоктырып тора иде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә