ЙОКЛА’У ф. 1. 1) Йокы хәлендә булу. Ак мамык мендәрнең Эченә күмелеп, Ул йоклый... М.Җәлил. Ләкин Хәлим, яңагы астына кулын куеп, авызын бераз ача төшеп, яшь бала шикелле тыныч, рәхәт йоклый иде. А.Шамов 2) Йокы хәлендәге сыман күз йомып тору. Менә Будда йоклый – 20 метрлы таш гәүдә. М.Мәһдиев 3) күч. Төнлә, таң атканда, иртә белән бик тын булу // Хәрәкәтсезлек, җансызлык урнашкан булу. Зәңгәр ефәккә төренеп, Йоклый кырлар, бакчалар. М.Җәлил 4) күч. Гамьсезлек күрсәтү, бернәрсә дә эшләмичә тик тору; билгеле бер нәтиҗәгә ирешү өчен чара кулланмау, әмәлен күрмәү, бер урында туктап тору 5) күч. Тик тору, эшләмәү; дәртсез, сүлпән булу. Галимнәр исәпләвенчә, без әле баш миенең дә утыз-кырык процентын гына эшләтәбез икән. Фәлән проценты йоклый, ял итә, форсат чыкмый икән, шул килеш дөньядан кичә. Р.Низамиев. Җир шарындагы кешеләрнең туксан тугыз проценты бөтен гомерен йоклап үткәрә. Ф.Садриев 6) күч. Вафат булу, үлгән булу. Бу җирдә туган илебез өчен һәлак булган батырлар йоклый. Р.Хафизова 2. йоклаган с. мәгъ. 1) бот. Тиешле шартлар булмаганлыктан, вегетация чорында үсемлек яфрак ярмый, чәчәк атмый калган. Йоклаган бөреләр 2) күч. сөйл. Сүлпән, дәртсез; игътибарсыз, әкрен хәрәкәт иткән. Йоклаган йөрәкләрне дә уята торган чагың, Бар дөньяны оныттырып, уйната торган чагың. Ш.Галиев. Син дә инде, Кадермәт күрше, бигрәк тә йоклаган кеше булып чыктың. Шуны да күрмәдеңмени соң? М.Әмир 3) күч. сөйл. Җебегән, булдыксыз 3. и. мәгъ. шелт. Ваемсыз, оешмаган, эшкә сәләтсез кеше 4. йоклап рәв. мәгъ. 1) Тәрәкъкый итмичә, үсмичә. Дөньяда торудан максатың тыныч кына йоклап яшәү булса, Кара фикергә ияр. Г.Коләхмәтов 2) Салынкыланып, теләр-теләмәс, җиренә җиткермичә (эшләү турында) 3) Уйларга бирелеп, онытылып, кыймшанмыйча ◊ Йоклаганда да күзе ачык Бик уяу, сизгер Йоклап алу Бераз вакыт йоклау, черем итү. Ул одеялга төренеп ятты һәм сәгать ярым чамасы йоклап алды. Ф.Садриев. Бар хыялы – ничек тә йоклап алу. Х.Камалов Йоклап бару Акрынлап йокы хәленә күчү Йоклап бетермәү Туйганчы йоклау мөмкинлеге булмау, теләгән кадәр, җитәрлек йоклый алмау. [Фәһим Айтуганов] Биш ел буена җан-фәрманга чабып, йоклыйсы йокыларын йоклап бетермичә, иркәлисе оныкларын иркәләргә вакыт тапмыйча, терлек каралтылары салдырды. Г.Ахунов Йоклап бетү Барысы да йоклау. Зур чатырда әле кешеләр барысы да йоклап бетмәгәннәр иде. Н.Фәттах. Бөтен авыл йоклап беткәч кенә, Әнкәемнең уты сүнгәндер... Ш.Җиһангирова. Күңелсез итеп сөйләсәң, студентларың йоклап бетәргә мөмкин. Г.Кашшаф Йоклап йөрү Һаман, гел кунача калу. Кызы ишекне үз ачкычы белән ачып керде дә, аяк киемен дә салып тормый, карт йоклап йөргән бүлмәнең ишеген этте. Ә.Әминев 2) Һәрвакыт йоклаган хәлдә булу. Йоклап йөри торган гына егет иде ул, бүген, ничектер, ут өертә! А.Гыйләҗев. – Малайлар елдам булырга тиеш ул, ә син аяк өсте йоклап йөрисең, – дип үртәде аны кызый. Л.Гыймадиева Йоклап калу Йоклау сәбәпле нәрсәгә дә булса катнашмау, уздырып җибәрү. Шау-гөр килеп тормыш читтән узган, Син ояңда йоклап калгансың. Г.Афзал. Үз бәхетен ул да йоклап калмас. Ф.Латыйфи Йоклап китү Йокы халәтенә күчү. Тәмам хәле бетеп, күзеннән яшь, авызыннан сүз чыкмый башлагач кына тукталып, йоклап китте ул. В.Нуруллин. Алмагөл, баланың болай тиз йоклап китүенә кәефсезләнеп, карават тирәсендә әйләнде дә, --- кире одеял астына кереп ятты. И.Салахов Йоклап тору 1) Әле, хәзер йоклау 2) күч. юкл. форм. Уяу булу, югалып калмау. Гата да йоклап тормады, поскан җиреннән чыкты да тавык артыннан атлады. А.Алиш Йоклап яту 1) Билгеле бер вакыт дәвамында йокы хәлендә булу. Кайтып керсә, ни күрсен: Чикерткә чалма-чапанын салып ташлап, мендәрләргә батып, сабыйдай изрәп йоклап ята, имеш. Ә.Еники. Әти җир сукалаган, ә мин арбада йоклап ятканмын. Н.Дәүли 2) күч. Яшеренеп, үзен белгертмичә, күренмичә тору. [Сынчы:] – Карагыз әле, сездә йөз илле ел буена сатирик шагыйрь сәләте йоклап яткан бит! – диде ул, көлеп туйгач. А.Тимергалин Йоклый башлау Йокларга тотыну. Йоклый бирү Һаман да, әле дә йоклау, бернигә карамый йоклавын дәвам итү. Ана кеше --- тынычсызлана төшсә дә, икенче кабат төпченергә тотынмады, «йокласа, әйдә, йоклый бирсен» белән бетерде. Ф.Хөсни Йоклый төшү Тагы да озаграк йоклау |