ЙОКЛАТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. йоклау (1 мәгъ.). [Карт:] Мине йоклатып, үзләре генә бәйрәм итә түгелме соң болар? Аманулла

2) Йоклау өчен урынга салу (гадәттә, балаларга карата әйтелә). [Ана] Тагын да карыннары ачканчы дип, балаларын тизрәк йоклату ягын карады. Г.Гобәй. Аның әнкәсе, энеләрен, сеңелләрен йоклатып, колхозчы улын эзләргә дип чыккан. Я.Шәфыйков

3) Тән авыртуны тоймыйча йокларга мәҗбүр итү (наркоз, гипноз һ.б. белән). Хәзер сызлауны баса һәм тынычландырып йоклата торган наркотикларны да көннән-көн азрак бирәләр аңа [Гамирга]. З.Фәйзуллин. Әнвәрне морфий белән йоклатып тоттылар. Х.Камалов

4) күч. эвф. Берәр төрле агулы әйбер ашатып, эчертеп, иснәтеп яки укол кадап үтерү

5) күч. Тиз туйдырудан, ялыктырудан, акрын һәм бертөрле булудан йокы килү. Фикере булмаса, доклад та йоклата. Ш.Галиев. Тыныч музыка аны [яралгыны] йоклата. А.Низамов

6) күч. Уяулыкны, сизгерлекне алу. Яхшы тел еланны да йоклата. Мәкаль. Мактау тәнкыйте сәнгатьченең уяулыгын йоклата. Р.Батулла

2. йоклатып рәв. мәгъ. Акрын гына, салмак; бер тизлекне саклап. Менә хәзер, өстебезгә аэроплан килеп чыккач, [ат] ипләп кенә, йоклатып кына барып яткан җиреннән кинәт койрык чәнчеп, юл буендагы чокырга сикерде. В.Нуруллин

Йоклата бару Торган саен ныграк йоклату

Йоклата башлау Йоклатырга тотыну. Караватыбыз янына урындыклар тезеп, шунда улыбыз Фәритне йоклата башладык. Р.Юсупова

Йоклата төшү Тагын да бераз йоклату

Йоклатып алу Кемгә дә булса кыска вакытка йокларга мөмкинлек бирү. Минем Григорийны, операция өстәленә яткырып, кабат йоклатып алганнар. Н.Дәүли. --- үз нәүбәтендә Вәгыйзь дә төнге сменада аларга ярдәмгә килә, Һарунны һәм чәчүчеләрне берәр сәгать йоклатып ала. Ф.Хатипов

Йоклатып бетерү Тәмам йоклату; барысын да йоклату. Ничек балаларны урнаштырып, йоклатып бетерәсе. Н.Гариф

Йоклатып җибәрү Кемгә дә булса йокыга китәргә ярдәм итү. Хәния, кечкенә Зөлфияне йоклатып җибәргәнче дип, утны сүндерде дә кызы белән караватка ятты. Н.Хәсәнов. Син бит ул чакларда: «Гөләндәм әби шундый җылы, имеш, йомшак, имеш, ятмас борын ук йоклатып җибәрә торган, имеш, урын җәя», – дип сөйли идең. Совет әдәбияты

Йоклатып тору Һәрвакыт, гел, әледән-әле йоклату

Йоклатып чыгару Төн кундыру, төнне үткәрергә үзенә алу. Укытучы апалары аларны биш катлы йортның өске катында яшәүче бер танышларында йоклатып чыгарды. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә