ЙОКЛАТКЫЧ с. 1) Йоклата торган (дару, укол яки берәр үсемлектәге шундый сыйфатка ия матдә). Миңзаһит базардагы үлән сатучы картка бик озак барып йөрде, әмма ул йоклаткыч нәрсәне бирергә ашыкмады. Ф.Садриев. Америка галимнәре ачыклаганча, Е витаминына гаять бай әлеге чикләвектә мелатонин күп, ул йоклаткыч үзлеккә ия. Мәдәни җомга

2) күч. Эчпошыргыч, ялыктыргыч, тиз туйдыра торган, бертөрле. Поезд тәгәрмәчләренең йоклаткыч текелдәве тиз тәэсир итте

3) күч. Уяулыкны, саклыкны киметү өчен уйлап табылган, хәйләле. Шагыйрь Татарстанның төгәл кыяфәт алуына ихластан сөенә, аны бәйсез дәүләтләр арасында күрергә хыяллана. Хәтта йоклаткыч алдавычка ышанып та куя. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә