ЙОЗАКЛЫ с. 1) Йозак белән бикләнгән, йозакланган. Ходай Тәгалә аны җир бүләге – гади дә, җиде йозаклы сандыктай серле дә Зөлфиядән аермасын иде дә бит. Т.Галиуллин. --- һәрвакыт үзгәртеп торучан сәясәт буявына төренгән кырыс заман андый иҗат җимешләрен тимер йозаклы подвалларга бикләп куярга мәҗбүр була. Р.Вәли

2) Йозагы (1, 4 мәгъ.) булган. [Куртка] Шундый матур, шундый шәп: алдында дүрт кесә, җиңендә ике кесә. Кесәләре йозаклы. М.Юныс

3) күч. Тыелган, законнан тыш булган. Әле яшьлек «җүләрлеген» җуймаган, төпле акыллы, максатлы, зирәк галим-голәмә, «йозаклы» әдәбиятны ачып укыган, тарихи тамырларыбызга төшәргә омтылган язучылар аңа [«Идел» журналына] тартыла иде. М.Галиев

Йозаклы тел белән яшәү Үз сүзен, фикерен ачыктан-ачык әйтә алмау, нинди дә булса серне яшерергә мәҗбүр булу. Аның шушындый богаулы иректә йозаклы тел белән яшәүгә ачуы килде. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә