ЙОЗАКЛА’У ф. сөйл. 1) Йозак белән бикләп кую, йозак салу. Дөрес, өйнең ишеген йозаклап, тәрәзәләрен кадаклап киткән очракта, ананы улы янында тотып булыр димә. Ә.Сәйфетдинов 2) Йозак (3 мәгъ.) ясау, йозак ую 3) күч. Кулны кулга чалыштыру. Хәбиб абзый, урындык алып, Илфат караваты янәшәсенә утырды. Аның шундый гадәте бар: уң аягын сул тезенә атландыра да, кулларын «йозаклап», кул сырты белән уң тезенә кагыла-кагыла сөйләшә, гүя һәр әйткән фикерен кадаклап бара. Б.Камалов 4) күч. Яшерү, башкаларга белгертмәү. Яттан йозакла сереңне, Ерак тор юраучыдан... И.Ибраһимов Йозаклап алу Тиз генә йозаклау. --- бер тар гына камерага кертеп, өстемнән шалтыр-шолтыр китереп йозаклап алдылар. С.Рәмиев Йозаклап кую 1) Йозаклаган хәлдә тоту. [Мөстәкыйм:] Аптырагач, карават башына чылбыр белән бәйләп, йозаклап куйдым. Д.Салихов. --- диварларда сәндерәләр генә. Аларны кичке сәгать унда гына ачалар да иртәнге алтыда кире күтәртеп йозаклап куялар. И.Сираҗи 2) күч. Сүз әйтмәслек, сөйләмәслек итү, әйттермәү. Берни эшләр чара юк, берәүнең дә авызын йозаклап куя алмыйсың. Р.Низамиев. Кирәкле сүз аслан килми тел очына. Әйтерсең телләрен йозаклап куйдылар. С.Поварисов Йозаклап тору 1) Вакытлыча, хәзергә йозаклау 2) Һәрвакыт йозакта тоту Йозаклап чыгу Һәрберсен бер-бер артлы йозаклау. Бөтенләй өйләрен йозаклап чыгып, һәммә кешенең дә урамда гомер итүен син дә теләми торгансыңдыр бит? Г.Камал |