ЙОЗАК и. 1) Ачкыч белән яки ачкычсыз ачып ябыла торган итеп эшләнгән бикләү җайланмасы. Әнвар, пациенттан бушап торган арада, кайчандыр калкансыман биз авыруына каршы көрәшү өчен оештырыла башлаган, ләкин күптән ишегенә йозак эленгән лаборатория бүлмәсенә керде. Ә.Сәйфетдинов. Ә ул крокодил тиресеннән тегелгән портфеленең көмеш йозагын --- гайрәтле хәрәкәт белән шартлатып ачып, капкачын артка каерып салды. Ә.Гаффар. [Хәйдәр] Ашыкмыйча гына ишекне япты, инглиз йозагының бикләгеч телен төшерде. Г.Үзиле 2) Кайбер ату коралларының затворы 3) тех. Агач корылмаларда бүрәнә, борыс башларын эләктереп, тоттырып кую өчен ясалган уем 4) Киемдә тиз ачыла һәм ябыла торган тасмасыман җайланма; молния. [Серафима] Әүвәл юлда кия торган спорт формасының йозагын төшерә. З.Хөснияр 5) күч. Берәр нәрсәнең алшарты. Ашлыкның йозагы – салам, акчаның йозагы – саран. Мәкаль ◊ Йозак астында саклау Серне тирәнгә яшереп тоту; серне беркемгә сиздермәү. Теге ата таракан моны сер итеп мең кат йозак астында сакласа да, шулай булачагын белдем мин! З.Хөснияр. Йозакка әйләнү Авыз ачып бер сүз әйтмәү, сер сатмау. Атасының холкын үзләштергән йомышчы кирәк чакта тимер йозакка әйләнә белә иде шул. Ф.Латыйфи. Йозак салу 1) Йозак белән бикләп кую. Төннәрдән бер төнне Убырлы карчык, ниндидер явызлык эшләргә чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Әкият. Күршеңне гаепләгәнче, ишегеңә йозак сал. Н.Исәнбәт. Авылда карак-фәләннең булганы юк, ишеккә йозак салып тормаса да ярар. Р.Низамиев; 2) Бер-берсенә беркетелгән металл боҗраларны кулга кидерү. Шул ук сәгатьтә [ике атлы солдат] Мохтарны тотып алганнар да, кулларына «йозак» салып, каядыр алып киткәннәр. Н.Дәүли; 3) Үз-үзеңне нәрсә дә булса эшләүдән тыеп калу. Авызыннан чак кына «җинаятеңнеме...» дигән әшәке сүз төшмәде. Акылы теленә йозак салырга өлгерде. Т.Галиуллин. Йозакта тоту Йозак белән бикләп саклау |