ЙОДРЫКЛА’У ф. 1) Бармакларны уч төбенә кысып йому; йодрык хасил итү. Нәфисә дә, аңа очып кунарга теләгәндәй, кулларын йодрыклады. Ф.Садриев

2) сөйл. Кемгә яки нәрсәгә дә булса сугу, кемне яки нәрсәне дә булса кыйнау. Үзенең чарасызлыгын белгертергә теләп, еламсыраган аваз белән ишекне эчке яктан йодрыклап бераз төйде дә, аяк очларына басып, көннең-көн буена ачык торган балконга юнәлде. Р.Мөхәммәдиев

3) күч. сөйл. Уңай һәм җитешсез якларны аяусыз күрсәтү, тәнкыйтьләү

Йодрыклап алу Тиз арада, берничә тапкыр бәргәләп йодрыклау

Йодрыклап йөрү Һәрвакыт һәм һәрберсен йодрыклау. Гәрчә көрәштә әллә күпме еллар мәйдан тотса да, Котлызаман агай, Хөрмәтулла абзый кебек, сабан туе ямен җибәреп сугышучыларны йодрыклап йөрмәс иде. С.Поварисов

Йодрыклап ташлау Кискен, кинәт, чаманы онытып йодрыклау. Рамил аны кинәт этеп җибәрде дә елый-елый йодрыклап ташлады: – Менә үзеңә рәхәтме?! Рәхәтме үзеңә?! – диде ул, кайда туры килсә шунда тондырып. М.Кәбиров

Йодрыклап тору Һәрвакыт йодрыклау; бертуктаусыз йодрыклау

Йодрыклый бирү Йодрыклауны дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә