ЙОДРЫКЛАНУ ф. 1) Йодрыкка йомарлану. Заһид Шәркыйның арык куллары йодрыкланган, киеренкелектән бит мускуллары уйнаклап тора. Ф.Сафин 2) күч. Һөҗүм итәргә әзер булу. Атомның дәһшәтле көче йодрыкланып тупланган реактор-казаннар Җирнең төрле почмакларында дистәләгән генә түгел, йөзәрләгән бит хәзер. Р.Фәйзуллин |