ЙОДРЫК и. 1) Бармаклары уч төбенә кысып йомарланган кул чугы. Алмагөл уянып торып утырды, йодрыгы белән күзләрен уды, аннан йөгереп әнисе янына килде. И.Салахов. Аннары Энҗе, рәсемне урынына куеп, өстәл янына барып утырды да, арык йодрыкларын ияк астына терәп, терсәкләре белән өстәлгә таянган килеш уйга калды. Г.Тавлин. Мендәргә йөзтүбән капланган көйгә, кысып йомарланган йодрыклары белән, үз-үзен белешмичә, урын-җирен төяргә керешкән иде кыз. Р.Мөхәммәдиев

2) күч. Корал белән яки физик көч кулланып буйсындыру, куркыту көче турында. Юләргә йодрык кына акыл кертә ала. Әйтем. Сабир председательнең җитәкләү ысулы чыбык-чыбыркы, йодрыктан гыйбарәт икәнен бөтен авыл белә. Р.Батулла

3) күч. Бергә тупланган сугышчан көч. [Акбирдин:] Антанта – минемчә, дәһшәтле һәм көчле йодрык. Р.Ишморат

Йодрык айкау к. йодрык күрсәтү. Аның артыннан әниләре, йодрыгын айкап: – Бар, бар! Күрәсем дә килми!– дип кычкырып калды. Мирас. Йодрык алу к. йодрык ашау. Йодрык астында яшәү Җәбер-золымга буйсынып, кыйналып гомер итү. Татар халкы революциягә кадәр патшалар йодрыгы астында яшәде. Н.Исәнбәт. Йодрык ашау Кыйналу, сугылу, җәберләнү. Сибгатулла арттырыбрак җибәргән, йодрык «ашаган» әнкә шыр диванага сабышты әнә. Н.Гыйматдинова. Монда инде өзлексез допрослар, резин таяк һәм немец йодрыгы ашаулар бетеп китте. Ш.Маннур. Йодрык белән кадак кагу Үзенең көчле булуы белән халыкны буйсындыру, изү, рәнҗетү һ.б. [Рухани карт:] Йодрыгы белән кадак какмакчы иде ул малай. М.Хуҗин. Йодрык белән уйнау Бер сәбәпсездән физик көч куллану, җәберләп тору. Акмал да элекке төсле һәммә нәрсәне гафу итеп торучан авыл мокыты түгел хәзер, йодрык белән уйнауның да кыйммәткә төшүен аңлады бит инде. Г.Ахунов. Йодрык булып Бердәм көч булып. Татарлар йодрык булып берләшсә, Литва белән Польша да тик ятмас. Р.Батулла. Йодрык дискуссиясе Бәхәсне хәл итүдә физик көч куллану. Әйдәгез, йодрык дискуссиясе оештырып алыйк әле шул кешегә. Нәрсәгә әле ул «бик беләм»ләнеп китте? Н.Исәнбәт. Йодрык иснәтү к. йодрык күрсәтү. Йодрыкка йому Табышны, байлыкны үзләштерү, беркемгә бирмичә, үз кулында гына тоту. Үз атасының да, хатынының атасының малын да йодрыгына йомды. Н.Исәнбәт. Йодрык кесәдә к. йодрыкны кесәгә тыгып йөрү. Сак бул син ул кешедән, аның йодрык кесәдә. Н.Исәнбәт. Йодрык күрсәтү Янау, куркыту. Гайфи миңа, Җәгъфаров абыйга сиздерми генә, йодрык күрсәтте. Г.Тавлин. «Күрсәтермен мин сезгә алты-бишне!» – дип, авылы ягына шактый ныгыган йодрыгын күрсәтте. А.Гыйләҗев. Йодрык күтәрү 1) Кизәнү, сугарга әзерләнү яки сугу; 2) Бик нык каршы төшү, ризалашмау. Башта кеше әйткәнне тыңлап бетер, аңа нигә йодрык күтәрәсең? Н.Исәнбәт. Йодрыкны җигү Кизәнү, суга-кыйный башлау. Андый чакта, билгеле инде, ачудан йодрыкларны шундук эшкә җигәсе килә башлый. Р.Низамиев. Йодрыкны җиң очына яшерү Дошманлыкны эчтә саклау, янап йөрү. Йодрыкны җиң очына яшергән дә теге аңгыраларны акрынлап көйгә китерә. М.Фәйзи. Йодрыкны кесәгә тыгып йөрү к. йодрыкны кесәдә йөртү. Йодрыкны кесәдә йөртү Үч кайтарырга җай чыкканны көтеп йөрү. Йодрыкны худка җибәрү Кул күтәрү, сугу, кыйный башлау. Күрәмсең, низаг вакытында рядовой Гребенщиков күп уйлап тормаган, боксер йодрыгын худка җибәргән. Н.Хәсәнов. Йодрык политикасы Җәмгыятьнең тоталитар режимга корылган сәясәте турында. Әмма егерменче еллар ахырында Сталинның «йодрык политикасы» милләт кулыннан халык мәгарифен акрынлап ала башлады. Р.Ягъфәров. Йодрык сугышы 1) Борынгы Грециядә спорт уенының бер төре; бокс. Әле бокс, йодрык сугышы белән җенләнде. Ф.Сафин; 2) Сугышта: кул белән сугышу. Ук-җәя белән генә коралланган, үзе дә сизмәстән иң алдагы сафларда татарлар арасына барып кергән Василий йодрык сугышында бер чарасыз торды да калды. Ф.Латыйфи; 3) Физик көч кулланып сугышу. Йодрык сугышы кызып киткән бер мәлдә, һич көтмәгәндә-уйламаганда, чаттан выжылдап милиция машинасы килеп чыкты. З.Мәхмүди. Йодрыктан баш чыкмау Һәрвакыт кыйналып, җәберләнеп яшәү. Йодрык тарафдары Сугышырга гына торган кеше. Ул, бу сүзем өчен тулы җаваплылыкны өстемә алып әйтәм, бугаз һәм йодрык тарафдары. Б.Камалов. Йодрыкта тоту 1) Тыңлатып, буйсындырып, үз карамагында нык тоту. Бу яңа председатель хуҗалыкны йодрыкта тота, урлашырга бирми. Н.Исәнбәт; 2) Үз-үзен берәр нәрсә эшләүдән туктату, уй-кичерешләрен, хисләрен тыю. Йодрык теле Сугып, кыйнап буйсындыру турында. Кайберәүләр «йодрык теле»н генә аңлаучан була бит, төшендереп биргәч, төшенгәннәр, кыскасы. Казан утлары. Йодрык төйнәп йөрү к. йодрыкны кесәдә йөртү. Сәфәргә йодрык төйнәп йөргән Әхмәдулла гына кичке аш янында: – Кияү булыр ул тиздән, теге дөньяда, – дип, Мөнәвәрәнең күңеленә шом салды. Н.Гыйматдинова. Йодрык төю Йодрык белән каты әйбер өстенә кат-кат сугып алу. Һи, юньсез картлач! Син дә, берзаман начальник булдым, кешеләргә йодрык төеп өстәл кактым, диген! Н.Исәнбәт. Йодрык уйнату к. йодрык күрсәтү. Револь иптәшенең болай кызып китүен, нилектән шулай аның борын төбендә йодрыгын уйнатуын аңлап ук бетермәгәнгә күрә, күзләрен мелт-мелт ачып-ябып торды. Г.Үзиле. Һәм [таза гына гәүдәле берәү], йодрыкларын уйнатып, озын буйлы әсир янына килеп тә басты. С.Йосыпов. Йодрык хокукы Законсызлык хөкем сөрү, ирексезләп хакимлек итү. Йодрык чумары пешерү (ашату) Бик каты кыйнау. Йодрык эчендә тоту Көч белән билгеле бер таләпләргә, шартларга буйсынырга мәҗбүр итү. Йодрык янау к. йодрык күрсәтү. Ярар инде, Сәфәр ил байлыгын сакларга куша, ә бу ач күзе, бу ач күзе бодай өчен йодрык янап ята бит! Н.Гыйматдинова. Түрә чайкала-чайкала борылды һәм күзенә күренмәгән дошманнарына йодрык янады, аннан көймә читенә гөрселдәп ауды. Җ.Рәхимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә