ЙОД и. гр. 1) Гадәттә, диңгез суүсемнәреннән алына, медицинада киң кулланыла торган кара көрән төстәге кристаллик матдә. Йод кристаллары

2) Шул матдәнең спирттагы эремәсе. Сергей үзе белән дару-препаратлар, йод, эфир исләреннән торган, --- больница һавасын да алып кергән иде. Ә.Сәйфетдинов. Аннары, икенче якка чыгып, тумбочка өстендә торган чирек литрлы шешә белән йод алдым. Н.Фәттах. Кулларымны юдырып, ярамны йод сөртеп бәйләгәч, надзирательләр мине бер кешелек гадәти камерага яптылар. Г.Тавлин

3) Составында шул элемент күп булган әйбер. Аннан ул безне кич белән диңгез буенда йод сулап утырырга өйрәтте. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә