ЙОГЫШСЫЗ II с. сир. 1. 1) Йогышлы II (1, 2 мәгъ.) түгел; сөйкемсез, килбәтсез, килешсез. Йогышсыз елмаю. Йогышсыз кием 2) Тәртипсез, гадәти түгел; күңелгә ятышсыз; күнекмәгән, ят. Күңелгә йогышсыз дорфа музыка тынып, аһәңле вальс яңгырап китүгә, яшьләр парлаша башладылар. З.Фәйзи 3) Кире хис уята торган. Симез үрдәкне хәтерләткән бу хатында күңелгә йогышсыз ниндидер бер нәрсә бар иде. А.Гыйләҗев // Ярамый торган, урынсыз; начар, тупас. [Солтангәрәй] Белер-белмәс башың белән йогышсыз сүз ычкындырып, аның кайнар йөрәген рәнҗетерсең. А.Гыйләҗев 4) Тәртипләргә, кагыйдәләргә, табигатенә туры килмәгән. Шулай итеп, татар теленә йогышсыз хәрефләр татарның телен боза башлый. Р.Батулла 5) Уңайсыз, кыен, четерекле. Ул күсәк кебек үрә катып торудан уза алмады. Шулай да мондый йогышсыз хәлдән чыгарга кирәклекне акылы белән сизә иде. Б.Камалов 6) диал. Күңелне болгата торган, әчегән-төчегән. Хәлил, кайтканнан бирле, тирә-ягындагы йогышсыз исләрдән җәфалана ---. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. 1) Әхлак, тәртип кагыйдәләрен сакламыйча. Йогышсыз кылану 2) Ятышсыз, ямьсез. – Мин кәгазьдән укырга яратмыйм, алай йогышсыз чыга, мин күңелгә ятлап сөйлим, – ди иде. Г.Бәширов |