ЙОГЫШЛЫ I с. 1) Кемнән яки нәрсәдән дә булса йога торган (авыру, чир турында). Авылда йогышлы авыру бар. Бая килгән хатынның сыеры түләмәдән үлде. Т.Гыйззәт. Бер бала ниндидер йогышлы чир белән авырый башлаган икән, шул һәммәсен хафага салган. Ф.Яруллин. «Сальмонеллез» дигән йогышлы чир белән авырмыйм дисәгез, ветеринар-санитар тикшерүе үтелмәгән итне кулланмагыз, ит һәм ит әйберләрен суыткычта башка ризыклардан аерым саклагыз. Мәдәни җомга 2) күч. Йогынты ясый, шундый ук сыйфатлар барлыкка китерә торган; үзенә ияртә торган. Ah, бу йогышлы елаулар! Берәүнеке – сәбәпле. Башкаларны бер сәбәпсез ияртергә сәләтле. Р.Харис. Әтиләре дә түзмәде, шыркылдап көлә башлады. Көлү йогышлы бит ул. Илгизәр кушылды. Р.Сәгъди. Йогышлы итеп көлә торган Надя белән мин беренче тапкыр әнә шулай очраштым. Р.Төхфәтуллин |