ЙОГЫ’Ш КИЛҮ ф. 1) Килешеп тору, ятышлы, таман булу (кием, өс-баш, бизәнү һ.б. турында). [Саниянең] Өстендәге карасу зәңгәр костюмы да, яңа гына үтүк астыннан чыккан нәфис ак якасы да, ничектер, аның йөз төсенә һәм җыйнак гәүдәсенә бик йогыш килеп, килешеп тора иде. М.Әмир

2) Сөйләм бәйләнешле булу, сүз сөрешенә туры килү, эзлекле булу. Сүзләрем йогыш килеп чыкмый, әйеме? Дулкынланам бугай. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә