ЙОГЫРТ II и. бот. Мареначалар семьялыгыннан ак яки сары вак чәчәкле берьеллык яки күпьеллык үләнчел үсемлек (чүп үләне); русчасы: подмаренник. Ябышкак йогырт --- – әрсез чүп үлән, саз йогырты --- саз, елга буйлары, дымлы баткак урыннарда күпләп үсә, төньяк йогырты --- урман, болын, куаклыкларда үсә. Л.Мәүлүдова |