ЙОГЫНТЫЛЫ с. 1) Йогынты ясый алырлык, тәэсир итә алырдай (абруйлы, дәрәҗәле кеше, даирә һ.б. турында). Кунакка күбесе бай, йогынтылы, культуралы, авылча әйтсәк, затлы киенгән кешеләр җыелачак. Ә.Баянов. Репрессияләр, иң беренче нәүбәттә, милләтнең, халыкның әнә шул иҗатчыл өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә йогынтылы роль уйнаган хөр карашлы катламына каршы юнәлтелгән була. Р.Мостафин

2) Тәэсир итәрлек, эз калдырырлык; көчле. Кешенең әхлагын чистарту, зәвыгын тәрбияләү, аның аңында сафлык-пакьлек, гаделлек, кешелеклелек сыйфатлары салуда иң йогынтылы сәнгать чараларының берсе – ул җыр. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә